Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста эш шартлары яхшыра, хезмәт нәтиҗәләре дә югары булсын

-Мәрмәр таш белән тышланган ике катлы бина каршысындагы Айболитлы фонтан, бик матур чәчәк скверы янәшәсендә Апас халкы, кунаклар истәлеккә фотога төшәргә ярата. Татарстанда иң беренчеләрдән булып төзелгән Борнаш ветеринария участогының заманча бинасы хуҗасы, участок мал табибы Марат Гайфуллин 9 авылга хезмәт күрсәтә. Аннан соң төзелеп файдалануга тапшырылган Йомралы модульле ветеринария...

-Мәрмәр таш белән тышланган ике катлы бина каршысындагы Айболитлы фонтан, бик матур чәчәк скверы янәшәсендә Апас халкы, кунаклар истәлеккә фотога төшәргә ярата. Татарстанда иң беренчеләрдән булып төзелгән Борнаш ветеринария участогының заманча бинасы хуҗасы, участок мал табибы Марат Гайфуллин 9 авылга хезмәт күрсәтә. Аннан соң төзелеп файдалануга тапшырылган Йомралы модульле ветеринария участогы мал табибы Радик Госманов җаваплылыгында 11 авыл. Акхуҗа ветеринария участогы мал табибы Рафил Хәлилов 13 авыл халкына хезмәт итә, фермалар, шәхси сектордагы меңләгән баш терлек сәламәтлеге сагында тора. Шыгайда яңа төзелгән ветеринария участогында барлык шартлар да бар. Кызылтау ветеринария участогы мал табибы Азат Кәлимуллин җаваплылыгында иң зур мәйдан-25 авыл исәпләнә. Киләсе елда бу якларда да яңа ветеринария участок бинасы төзү ниятебез бар. Апас ветеринария участогы мал табибы Радик Сабирҗанов якын тирәдәге 11 авыл халкына хезмәт күрсәтә. Мал табибларының һәркайсы эш автотранспорты, кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Шул исәптән, Борнаш ветеринария участогы мал табибы Марат Гайфуллин яңа "Нива" машинасы ачкычын 2 ай элек Татарстан хөкүмәте җитәкчеләре кулыннан үзе барып алды.

-Район ветеринария берләшмәсенең административ бинасы гына түгел, урыннарда эшләүче участок мал табиблары өчен дә эш шартлары соңгы 3 елда сизелерлек яхшырды,-ди аның җитәкчесе Ринат Вафин.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев