Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста Әфганчылар очрашты

Әфганстан җиреннән, ут, мәхшәр эченнән Ватаныбызның соңгы солдаты атлап чыкканга 15 февральдә 28 ел булды. Әфганстан һәм Чечня сүзләре анда булучыларның, якыннарын югалтканнарның хәтерләрендә гел яңарып тора. Аналарның күз яшьләре бүгенгәчә кипми. Тау-ташлар, кыялар арасында газапларны бергә кичергән әфганчылар һәм Чечня җирендә хәрби бурычын үтәгән егетләр, хезмәт иткән җирләрендә башларын...

Әфганстан җиреннән, ут, мәхшәр эченнән Ватаныбызның соңгы солдаты атлап чыкканга 15 февральдә 28 ел булды. Әфганстан һәм Чечня сүзләре анда булучыларның, якыннарын югалтканнарның хәтерләрендә гел яңарып тора. Аналарның күз яшьләре бүгенгәчә кипми. Тау-ташлар, кыялар арасында газапларны бергә кичергән әфганчылар һәм Чечня җирендә хәрби бурычын үтәгән егетләр, хезмәт иткән җирләрендә башларын салган яки тыныч тормышта вафат булган егетләрнең әти-әниләре, тормыш иптәшләре февраль аенда, елдагыча, район үзәгенә очрашуга җыелдылар. Бүгенге көндә районда 72 әфганчы, Чечня хәрәкәтләрендә катнашкан 123 егет бар.

Очрашу истәлек такталары янында башланып китте. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин егетләрнең һәркайсына исәнлек, әти-әниләргә, туганнарына сабырлык теләде. Аннан соң хәрби бурычын үтәгәндә башын салган герой-якташларыбызның истәлек такталары янына чәчәк-веноклар куелды, бер минут тынлык белән искә алу булды. Чараның икенче өлеше аграр көллияттә дәвам итте. Биредә алар өчен мул сыйлы табыннар хәзерләнгән иде. Вафат булучыларның якыннарына күчтәнәч пакетлар таратылды. Район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, әфганчылар оешмасы җитәкчесе Фаил Курамшин, "Дан" музее җитәкчесе Әгъзам Хәмидуллин чыгыш ясап, егетләрнең уй-фикерләре белән уртаклаштылар, сорауларга җаваплар бирделәр.

- Хәзерге тормышларыбыз нинди генә әйбәт булса да, араларыбыз сирәгәя бара. Соңгы ун елда арабыздан кырык егет китте. Бер-беребезне саклап, ярдәмләшеп яшисе иде. Ул еллар якыннарыбызны да вакытсыз олыгайтты. Илләр-көннәр имин булсын, - диде оешма җитәкчесе Фаил Курамшин.

Батыр райондашларыбыз хөрмәтенә җирле артистларыбыз башкаруында матур җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Егетләр бер-берсе белән рәхәтләнеп сөйләштеләр, аралаштылар. Бу хәрби хәрәкәтләрдә, яки кайткач вафат булучыларның әти-әниләре, якыннарының күзләреннән яшь кипмәде. Ул көннән бирле шактый еллар узса да, бала югалту хәсрәте алар белән гомер буе барачак бит.

Урта Балтай авылыннан килгән Резеда апа Сираҗиеваның да еламаган көне сирәк икән. Кайтырына ике ай калгач оныгы Руслан Җәләлетдинов Чечня җирендә вафат була. "Кайтырга да күп калмады", - дигән хаты соңгысы була. Түбән Биябашыннан Наҗия апа Вәлиева, Апастан Галия апа Гыймадиева, Югары Биябаштан Флюра апа Гатауллина һәм биредәге башка әниләрне юатыр сүзләр табып булмады. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны җыеп очраштыру да безнең районда гына икән.

- Мин башка районнардагы егетләр белән еш аралашам. Апаста шундый чара узганга бик гаҗәпләнәләр, сокланалар. Район башлыгына бик зур рәхмәт, - диде Балтайдан Айрат Рәхмәтуллин.

Күккүздән Илдар Әскәров Кабул шәһәрендә шофер була. "Ул елларны хәтердә бик яңартасы килми. Бергә хезмәт иткән егетләрнең вакытсыз үлемләре йөрәктән китми, бик кыен, бик тә кыен", - диде. Чыгыш ясаган Фәргать Мотыйгуллин, Фәнис Зәйнуллин (Апас), Рифат Камалов (Күккүз), Зөфәр Гыймадиев (Каратун) һәм башка егетләр очрашуны оештыручыларга ихластан рәхмәтләрен юлладылар. Чечня җирендә хәрби бурычын үтәгән Рамил Гыйззәтуллин (Тәүгелде), Радик Ситдиков (Әҗем), Инзил Гашыйков (Әлмәндәр) барлык хезмәттәшләре исеменнән рәхмәт җиткерүемне үтенделәр, тыныч көннәр теләделәр.

Әфганчыларның, Чечня хәрәкәтләрендә катнашучыларның, балаларын югалткан аналарның, тол калган хатыннарның, әтисез калган балаларның теләкләре бер генә: мондый мәгънәсез сугышлар кабат булмасын, гомерләр вакытсыз өзелмәсен иде.

Гөлзада Гатауллина.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев