Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста гаилә мини-фермалары төзүчеләрне эзлиләр

Районда 5 баш савым сыерына исәпләнгән гаилә мини-фермасы төзүчегә быел 120 мең, 8 сыерга исәпләнгән ишегалды төзүчегә 200 мең сум субсидия бирелә. Бу хакта Татарстан хөкүмәтенең аерым карары кабул итлде. Район башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы комисиясе апрель аенда бу программа шартларына туры килгән 3 шәхси хуҗалыкны сайлап алды. Тиешле документлар...

Районда 5 баш савым сыерына исәпләнгән гаилә мини-фермасы төзүчегә быел 120 мең, 8 сыерга исәпләнгән ишегалды төзүчегә 200 мең сум субсидия бирелә. Бу хакта Татарстан хөкүмәтенең аерым карары кабул итлде. Район башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы комисиясе апрель аенда бу программа шартларына туры килгән 3 шәхси хуҗалыкны сайлап алды. Тиешле документлар Казанга, министрлыкка тапшырылды. Быел районда 5 яки 8 башка исәпләнгән ишегалды гаилә фермасы төзүче кимендә 5 хуҗалыкка шундый дәүләт ярдәме алу мөмкинлеге бар. Аның шартлары бик гади. Бу турыда без апаслыларга "Йолдыз"ның 5 апрель санында тәфсилләп аңлаткан идек. Район Советының аерым сессиясендә дә бу мәсьәлә күтәрелде, максатчан карар, үзенә күрә "Юл картасы" кабул ителде. Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре дә сезгә һәр яклап булышырга әзер. Редакциягә шалтыратсагыз да була.

Татарстанда 2015 елда барлыгы 351, 2016 елда 473 гаилә мини-фермасы төзелгән, яңа төзелешкә киткән чыгымнарны өлешчә каплауга халыкка барлыгы 150 миллион сумлык субсидия тапшырылган. Апаста былтыр комиссия 6 ишегалды гаилә мини-фермасын кабул итеп, тәвәкәл хуҗаларга 1,2 миллион сум субсидия бирелде.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев