Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста җирне башка максатка кулланучыларны ачыклыйлар

Җир күзәтчелеге дәүләт инспекторы Линар Шәйдуллин белдерүенчә, "Авыл хуҗалыгы җирләре әйләнеше турындагы" Федераль Закон буенча бу максатка билгеләнгән җирдә фәкать авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән генә шөгыльләнергә мөмкин. Моңа әзерләнүгә ике ел вакыт бирелә. Җир шуннан соң да ул буш торып хуҗасы анда чүп үстерсә, яки башка максатларга куллану очраклары ачыкланса,...

Җир күзәтчелеге дәүләт инспекторы Линар Шәйдуллин белдерүенчә, "Авыл хуҗалыгы җирләре әйләнеше турындагы" Федераль Закон буенча бу максатка билгеләнгән җирдә фәкать авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән генә шөгыльләнергә мөмкин. Моңа әзерләнүгә ике ел вакыт бирелә. Җир шуннан соң да ул буш торып хуҗасы анда чүп үстерсә, яки башка максатларга куллану очраклары ачыкланса, яки милекче шуңа омтылса, дәүләт җирне кире алырга хокуклы. Россиядә, Татарстанда һәм Апас районында мондый очраклар шактый инде. Җир 3 ел эшкәртелмәсә аның хуҗасы алышына, дәүләткә кире кайтарыла. Стихияле табигать күренешләре булып, (әйтик, су басу, янгын, җил-давыл...) яки башка аерым билгеле очракларда милекче үз җирендә авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән шөгыльләнә алмаска да мөмкин. -Мондый хәлләрдә җирдән максатчан файдалану вакыты үзгәртелергә мөмкин. Россия суд гамәле, Законнар буенча авыл хуҗалыгы җирләре милекчесе аны туры максатка гына файдаланырга тиеш, илдә килеп туган финанс-икътисади кризиска ышыкланып закон таләбен үтәмәүчеләр моны исләреннән чыгармасын иде, - дип белдерде белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: землиАпастово