Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста кабул итүләр үтте

Районга эшлекле визит белән Татарстан Республикасының бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина, балигъ булмаганнарның республика комиссиясе җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина, республиканың балалар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау бүлеге җитәкчесе Надежда Бычкова килде. Башкала кунаклары иң элек, район үзәк хастаханәсендә булып, андагы үзгәрешләр, төзекләндерү эшләре белән таныштылар, уңай бәя...

Районга эшлекле визит белән Татарстан Республикасының бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина, балигъ булмаганнарның республика комиссиясе җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина, республиканың балалар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау бүлеге җитәкчесе Надежда Бычкова килде.

Башкала кунаклары иң элек, район үзәк хастаханәсендә булып, андагы үзгәрешләр, төзекләндерү эшләре белән таныштылар, уңай бәя бирделәр. Соңыннан район Советы һәм башкарма комитетының кече утырышлар залында бала хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр буенча халыкны кабул иттеләр. Кабул итү һәм фикер алышуларда прокуратура, эчке эшләр, район мәгариф бүлеге, район үзәк хастаханәсе, социаль яклау идарәсе, опека һәм попечительлек хезмәте вәкилләре дә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев