Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста “Көчле Татарстан! Бердәм Россия!“ эстафетасы

5 сентябрьдә Апас халкы "Көчле Татарстан! Бердәм Россия" партия республика эстафетасын каршы алды. "Бердәм Россия" партиясе логотибы төшерелгән, эстафетаның лозунгы язылган автобус белән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар, гамәлдәге төрле дәрәҗә депутатлар, иҗтимагый хәрәкәт активистлары, районның оешма-предприятие җитәкчеләре килде. Митинг республикакүләм программа нигезендә, Татарстанда парклар һәм скверлар елы уңаеннан төзекләндерелгән район...

5 сентябрьдә Апас халкы "Көчле Татарстан! Бердәм Россия" партия республика эстафетасын каршы алды. "Бердәм Россия" партиясе логотибы төшерелгән, эстафетаның лозунгы язылган автобус белән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар, гамәлдәге төрле дәрәҗә депутатлар, иҗтимагый хәрәкәт активистлары, районның оешма-предприятие җитәкчеләре килде. Митинг республикакүләм программа нигезендә, Татарстанда парклар һәм скверлар елы уңаеннан төзекләндерелгән район мәдәният йорты каршында үтте.

Бердәм россиялеләр командасыннан Россия Федерациясе Дәүләт думасына депутатлыкка кандидат Илдар Гыйльметдинов, Федераль исемлек буенча кандидат Ирек Зиннуров районыбыз халкы белән очрашты. Очрашуга барлыгы 500дән артык кеше килгән иде. Депутатлар эшләнгән эшләргә кыскача нәтиҗә ясадылар, киләчәктә нинди эшләр башкарыласы турында сөйләделәр.

Иң беренче булып район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең Апас җирле бүлеге секретаре Рәшид Заһидуллин чыгыш ясады. Ул һәр өлкәдәге уңышларның да гади хезмәт кешесе тырышлыгы белән яулануын ассызыклап үтте. Республикакүләм программаларның районда уңышлы тормышка ашырылуы хакында сөйләде.

Халык партия командасы белән район өчен актуаль мәсьәләләр хакында сөйләште. Район Советы депутаты Наил Исмәгыйлев үз наказында район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлеге эшен яңадан торгызу хакында әйтте. Бала тудыру бүлеге 2013 елда ябылган иде. Бу вакыт эчендә капиталь төзекләндерү үткәрелде, югары квалификацияле белгечләр дә бар. Бары тик җиһазлар гына җитми. Әлегә район үзәк хастаханәсе каршында акушерлык-гинекология бүлеге эшли. Бала табучылар Буага баралар. Узган ел районда 200дән артык бала туган. Ул партия әгъзаларыннан бала тудыру бүлеге ачуны контрольгә алуны сорады. Моның белән райондагы демографик хәл яхшырачагына басым ясады. Аның чыгышын райондашлар алкышларга күмде.

Депутатлыкка кандидат Илдар Гыйльметдинов әлеге наказның Апас өчен бик тә мөһим һәм кирәкле булуын билгеләп үтте.

- Апас миңа бик якын. Үзем дә тумышым белән күрше районнан. Апаска һәр килүемдә биредәге үзгәрешләргә, яңалыкларга сөенәм. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның бердәм командасы халыкның тормыш-көнкүреше яхшырсын, республикабыз чәчәк атсын өчен барысын да эшләячәк, - диде якташыбыз.

Район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рөстәм Гайнуллин хастаханәдәге үзгәрешләр турында сөйләде һәм киләчәктә дә социаль программаларның уңышлы үтәләчәгенә ышанычын белдерде.

Яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин үз наказында районга барлык заманча шартлары да булган, зур бассейн кирәклеген әйтте.

"Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәге җитәкчесе, район Советы депутаты Хәйдәр Булатов Апас халкы өчен ял итү үзәге кирәклеген белдерде.

- Апаста эшчән, киң күңелле, бердәм халык яши. Эшләгән кешенең рәхәтләнеп ял итәргә дә хакы бар. Плотина буен ял итү үзәге - "Набережный" итеп үзгәртү бик тә кирәкле тәкъдим. Әлеге наказ үтәлер дип ышанабыз. Чөнки республика программалары һәркайсы тормышка аша. Шуңа күрә бусына да ышанычыбыз зур", - диде ул.

Депутатларның Апас халкы белән очрашуга килүе, аларның фикерләрен тыңлаулары, аларны хәл итүдә булышачакларын белдерү, "Бердәм Россия" партиясенә булган ышанычны саклап кына калмыйча, тагын да ныгытырга ярдәме зур булачак.

Партия командасы белән автобус эстафетаны дәвам итә. Ул иртәгә Тәтешкә юл алачак. Аның маршруты республиканың барлык районнары аша уза. Марафон Татарстанның авыллары һәм шәһәр мәйданчыкларында көн саен халык белән очрашулар үткәрүне планлаштыра.

Гүзәл Хилавиева,

Гөлзада Гатауллина,

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев