Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста комбайн бункереннан кукуруз ага!

Бер-бер артлы килеп торган "КамАЗ" арбаларына бункердан шаулатып кукуруз орлыгы бушатылып торды. Ә Күккүз ындыр табагында 60 метр озынлыктагы капчыкларда кукуруз орлыгы консервлана. Гаҗәп һәм искиткеч. Күккүз бүлекчәсенең Түбән Барыш кырында быел 200 гектарда "Росс-140" сортлы кукуруз үстергәннәр. Бүген бу культураны яңа метод белән ала башлаганнар. - Уңышыбыз бик әйбәт,...

Бер-бер артлы килеп торган "КамАЗ" арбаларына бункердан шаулатып кукуруз орлыгы бушатылып торды. Ә Күккүз ындыр табагында 60 метр озынлыктагы капчыкларда кукуруз орлыгы консервлана. Гаҗәп һәм искиткеч.

Күккүз бүлекчәсенең Түбән Барыш кырында быел 200 гектарда "Росс-140" сортлы кукуруз үстергәннәр. Бүген бу культураны яңа метод белән ала башлаганнар. - Уңышыбыз бик әйбәт, гектардан 80 центнерга якын чыга. Бу мәйданнан суктырып алган кукурузның бер өлеше киптерелгәннән соң комбиазыкка кушыр өчен кулланылачак, икенче өлеше издерелеп махсус капчыкларда консервлана. Мөгезле эре терлекләргә ашату өчен менә дигән азык булачак бу, - ди бүлекчәнең баш агрономы Шәһит Хафизов. Басуда һәм ындыр табагындагы эш барышы белән район башлыгы Рәшид Заһидуллин да якыннан танышты. Ул биредәге эш барышы-конвейердан канәгать булуын әйтте. - Бу методны без алдагы елларда да сынап карадык. Булдыра, эшли алуыбызга инандык. Киләчәктә кукуруз мәйданын тагын да арттырырга исәп, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев