Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста өлкәннәр хөрмәт тоеп яши

Районда 27 сугыш ветераны, 2 Ленинград блокадасында кичергән кеше, әти сүзен әйтергә тилмереп үскән 890 сугыш чоры баласы яши. Бу көннәрдә аларга карата булган хөрмәт, ихтирам һәм игътибар тагын да артты. Өлкәннәрнең һәрберсе Татарстан Республикасы Президенты имзалаган Котлау открыткасы, район башлыгы исеменнән бүләкләр алды. Район хакимияте, авыл җирлеге вәкилләре аларның...

Районда 27 сугыш ветераны, 2 Ленинград блокадасында кичергән кеше, әти сүзен әйтергә тилмереп үскән 890 сугыш чоры баласы яши. Бу көннәрдә аларга карата булган хөрмәт, ихтирам һәм игътибар тагын да артты. Өлкәннәрнең һәрберсе Татарстан Республикасы Президенты имзалаган Котлау открыткасы, район башлыгы исеменнән бүләкләр алды. Район хакимияте, авыл җирлеге вәкилләре аларның өйләрендә булып, хәл-әхвәлләрен сорашты, күчтәнәчләр тапшырды.

Апаста яшәүче Сания апа Сафина - сугыш чоры баласы. Әтисе сугышка чыгып киткәндә, аңа нибары 7 генә ай булган. Ул әтисенең төсен дә, тавышын да хәтерләми. Бары тик якыннары сөйләгәннәр буенча гына, аның күңелендә әтисе турында җылы хатирәләр яши. Ачлыгын, юклыгын да күп күргән кеше буларак, бүгенге тормышка сөенеп бетә алмый.

- Колхозда да, кибеттә дә эшләдем. Аннан 32 ел телефонистка булып хезмәт иттем. Тормышымнан канәгатьмен. Ел саен хөрмәтлиләр, күчтәнәчләр бирәләр, бәйрәмнәргә чакыралар. Рәхәттә яшибез, бик зур рәхмәт, - ди ул.

Сугыш ветераны Мөхәммәт абый Әхмәтшин һәм аның тормыш иптәше Мөзәянә апа да башкаладан килгән Котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән бирелгән күчтәнәч пакет һәм акчалата бүләкне күз яшьләре аша кабул иттеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Апас шәһәр тибындагы башкарма комитет җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов аларның тормышы белән яхшы таныш. Бу юлы да хәлләрен сорашып, изге теләкләрен ирештерделәр.

Бу көнне һәрбер өлкән кеше үзләренә күрсәтелгән хөрмәттән күңеле тулып, шатлыклы күз яшьләрен сөртте, рәхмәтен ирештерде.

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев