Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Апаста Җиңү бәйрәме алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын, сугыш чоры ятимнәрен Сабан туе мәйданына җыеп хөрмәтләү матур традициягә әйләнде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәкъдиме белән дүртенче ел рәттән узучы бу бәйрәм быел кабат мәйданга меңнән артык өлкән райондашыбызны җыйды. 7 май көнне мәйдан гөр килеп торды. Район мәдәният хезмәткәрләре көче...

Апаста Җиңү бәйрәме алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын, сугыш чоры ятимнәрен Сабан туе мәйданына җыеп хөрмәтләү матур традициягә әйләнде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәкъдиме белән дүртенче ел рәттән узучы бу бәйрәм быел кабат мәйданга меңнән артык өлкән райондашыбызны җыйды. 7 май көнне мәйдан гөр килеп торды. Район мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән театральләшкән күренеш һәм якташ җырчыларыбыз чыгышлары күңелнең иң нечкә кылларына үтеп керде. Аланлыкта җыр-моң тынып тормады, сәүдә гөрләде, коймаклар пеште, самаварлар чыжлады, спорт уеннары барды. Кыр кухнясында пешерелгән ботканы кунаклар аеруча яратып ашады. Мәйдан түрендә алтын туйларын билгеләп үткән өлкәннәр дә хөрмәтләнде.

Район башлыгы, хәрби комиссар һәм башкала кунаклары өлкәннәргә изге теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев