Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста Нәүрүз бәйрәме булды

Көнчыгыш календаре буенча 21 март - көн белән төн тигезләшкәндә, яңа елның башы булган. Бу милли бәйрәмебез онытылмый, елдан-ел камилләшә, яңара. Аны хәзер һәр авылда, яше-карты бергә җыелып үткәрәләр. Нәүрүз бәйрәме район үзәгендә, елдагыча, зур оешканлык белән үтте. Күккүз, Болынбалыкчы, Каратун, Биеш үзешчәннәре Нәүрүз йолаларын үз эченә алган театральләшкән тамашаларын...

Көнчыгыш календаре буенча 21 март - көн белән төн тигезләшкәндә, яңа елның башы булган. Бу милли бәйрәмебез онытылмый, елдан-ел камилләшә, яңара. Аны хәзер һәр авылда, яше-карты бергә җыелып үткәрәләр. Нәүрүз бәйрәме район үзәгендә, елдагыча, зур оешканлык белән үтте. Күккүз, Болынбалыкчы, Каратун, Биеш үзешчәннәре Нәүрүз йолаларын үз эченә алган театральләшкән тамашаларын бик оста итеп уйнадылар. Күккүзлеләр элек йортларда Нәүрүзне ничек каршылауны күрсәтсәләр, Болынбалыкчы үзешчәннәре бөтен шартын китереп кырда каршылауны тәкъдим иттеләр. Ә Каратунның җыр-биюгә осталары, чибәр кызлары Нәүрүзбикәнең үзе килүен чын итеп уйнап бирделәр. Биешлеләр дә сынатмадылар. Бәйрәм-тамашага килгән һәркем чыгышларны яратып, алкышлар белән кабул итте. Көллият хезмәткәрләре барлык халыкны "карга боткасы" белән сыйладылар.

- Ел саен ботка пешерәбез, халык яратып авыз иткәч безгә дә күңелле. Еллар имин, уңышлар мул булсын, - диде пешекчеләр Ландыш Йосыпова белән Савия Абдуллина.

Теләгән кеше шулай ук кайнар чәй, коймак, шашлыктан авыз ите. Күңелле җыр-көйләр шактый озак яңгырап, район үзәгенә үзгә бер ямь бирде.

Гөлзада Гатауллина.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев