Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста район башлыгының Чыршы бәйрәме узды

5 гыйнварда район мәдәният йортында уку алдынгылары, ятим һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме узды. Биредә уку алдынгылары, төрле бәйге, конкурс җиңүчеләре хөрмәтләнде. Аларга район башлыгы исеменнән Сертификатлар тапшырылды. Кыш бабай, Кар кызы катнашында театральләшкән тамаша да укучылар өчен иде. Каратун мәктәбе коллективы бәйрәмне күңелле итәр өчен...

5 гыйнварда район мәдәният йортында уку алдынгылары, ятим һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме узды.

Биредә уку алдынгылары, төрле бәйге, конкурс җиңүчеләре хөрмәтләнде. Аларга район башлыгы исеменнән Сертификатлар тапшырылды. Кыш бабай, Кар кызы катнашында театральләшкән тамаша да укучылар өчен иде.

Каратун мәктәбе коллективы бәйрәмне күңелле итәр өчен бик ныклап әзерләнгән. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина район башлыгы исеменнән котлаулар ирештереп, укуда тагын да зур уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев