Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста Республика көне үтте

Бу көн бик күп чараларны, шатлыклы вакыйгаларны үз эченә алды. Азбабада капиталь ремонттан соң мәктәп ачылу, Ындырчыда халык җыены, Кече Бакырчыда таш юл салыну, Каратунда, Аграр көллияттә, Боз Сарае каршында спорт мәйданчыклары, Әнәледә чишмә, Шонгатыда модульле амбулатория, Зур Күккүздә шулай ук капиталь ремонттан соң мәктәп ачылу тантаналары һәркем өчен көтеп...

Бу көн бик күп чараларны, шатлыклы вакыйгаларны үз эченә алды. Азбабада капиталь ремонттан соң мәктәп ачылу, Ындырчыда халык җыены, Кече Бакырчыда таш юл салыну, Каратунда, Аграр көллияттә, Боз Сарае каршында спорт мәйданчыклары, Әнәледә чишмә, Шонгатыда модульле амбулатория, Зур Күккүздә шулай ук капиталь ремонттан соң мәктәп ачылу тантаналары һәркем өчен көтеп алынган бәйрәмгә әйләнде. Ә район мәдәният йорты каршында бәйрәм ярминкәсе, концерт гөрләде. Район үзешчәннәренең милләтләр дуслыгын, бердәмлеген чагылдырган театраль тамашасын халык яратып кабул итте. Биредә шулай ук соңгы айларда алтын, бриллиант туйларын билгеләп үткән парлар да, парлы тормышка аяк баскан яшь гаилә дә, төрле өлкәдә үз хезмәтләренең алдынгылары да бүләкләнде.

Тантаналарда республикабыз кунаклары - экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты. Аларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин каршы алды һәм озатып йөрде.

(Тулырак газета битендә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев