Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста рус телендә сәнгатьле сөйләүчеләр бәйгесе узды

Мәктәп укучылары арасында рус телендә сәнгатьле сөйләүчеләр бәйгесе ("Живая классика") 2011 елдан башланып, 2012 елдан Рәсәйкүләм үткәрелә башлый. Ә 2013 елдан Халыкара бәйгегә әйләнә. Бу проектта Рәсәйдән тыш тугыз ил (Әрмәнстан, Әзербайджан, Белоруссия, Молдова, Кыргызстан, Казахстан, Украина, Төркия, Польша) катнаша. 2015 елдан бу бәйгенең финал өлеше Кырымда "Артек" балалар-яшьләр үзәгендә...

Мәктәп укучылары арасында рус телендә сәнгатьле сөйләүчеләр бәйгесе ("Живая классика") 2011 елдан башланып, 2012 елдан Рәсәйкүләм үткәрелә башлый. Ә 2013 елдан Халыкара бәйгегә әйләнә. Бу проектта Рәсәйдән тыш тугыз ил (Әрмәнстан, Әзербайджан, Белоруссия, Молдова, Кыргызстан, Казахстан, Украина, Төркия, Польша) катнаша. 2015 елдан бу бәйгенең финал өлеше Кырымда "Артек" балалар-яшьләр үзәгендә үткәрелә. Халыкара бәйгенең суперфиналы һәр ел саен тантаналы төстә Мәскәүдә үтә.

Бәйгенең максаты балаларда һәм яшүсмерләрдә сәнгатьле укуга мәхәббәт уяту, рус әдәбияты әсәрләре белән якыннанрак таныштыру һәм, гомумән, сәләтле балаларны табу, аларга ярдәм итү. Һәр ел саен бәйгенең муниципаль этабында яңадан-яңа сәнгатьле уку осталары белән танышабыз. Аларның һәркайсы мәктәп күләмендәге бәйгедә җиңеп килүчеләр.

Быелгы бәйгедә тугыз мәктәп - Борнаш, Иске Йомралы, Акхуҗа, Кызыл Тау, Биеш, Сатмыш, Апас, Балтай, Кильдуразның рус телендә сәнгатьле укучы 6-10 сыйныф укучылары көч сынаштылар. Мәртәбәле жюри һәр чыгышны игътибар белән тыңлады. Искиткеч оста сөйләүчеләребез бар икән бит. Укучылар төрле теманы сайлаганнар. Сугыш темасына кагылышлы әсәрләр дә, шаянрак чыгышлар да булды. Акхуҗа мәктәбеннән Язгөл Вәлиуллина, Иске Йомралыдан Алинә Галимҗанова, Борнаштан Динара Мингалиева, Исламия Җәләлиева, Апастан Лия Нәҗмиева рольгә кереп сөйләүләре белән сокландырдылар. Биештән Ольга Безрукованың бу бәйгедә беренче генә катнашуы түгел икән.

- Җитәкчем Галина Алексеева бик таләпчән минем. Һәр ел саен бу бәйгегә бик җентекләп, тырышып хәзерләнәбез. Уңышларыбыз да шактый инде. Бу юлы да җиңәргә дип килдем мин, - ди Ольга.

Шактый озакка сузылган бәйгедән соң җиңүчеләр дә билгеләнде. Биеш мәктәбеннән Ольга Безрукова Гран-Прига лаек булды. Илүзә Миназиева (Акхуҗа), Лилия Гайфуллина (Балтай), Лия Нәҗмиева (Апас), Алинә Галимҗанова (Иске Йомралы) призлы урыннар яуладылар. Гүзәл Хисамиева (Сатмыш), Лилия Сергеева (Апас) һәм Фаязхон Хузякаев (Кильдураз) төрле номинация буенча билгеләп үтелделәр. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре тапшырды.

- Һәрчак актив булыгыз, каушап калмагыз. Шул вакытта җиңүләр җиңел яуланачак, - диде.

Гөлзада Гатауллина.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев