Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста “Сердәш” һәм “Сүнмәс дәрт” клубларының утырышы үтте

Район үзәк китапханәсендә "Сердәш" һәм "Сүнмәс дәрт" клубларының чираттагы утырышы үтте. "Көзләрдә дә язлар кабатлана" исемле бу әдәби-музыкаль кичәне китапахәнә коллективы Укытучылар көне һәм Өлкәннәр ункөнлегенә багышлаган иде. Анда район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев та катнашты. Ул кичәгә чакырылучы хезмәт ветераннары, район мәдәнияты һәм мәгарифе...

Район үзәк китапханәсендә "Сердәш" һәм "Сүнмәс дәрт" клубларының чираттагы утырышы үтте. "Көзләрдә дә язлар кабатлана" исемле бу әдәби-музыкаль кичәне китапахәнә коллективы Укытучылар көне һәм Өлкәннәр ункөнлегенә багышлаган иде. Анда район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев та катнашты. Ул кичәгә чакырылучы хезмәт ветераннары, район мәдәнияты һәм мәгарифе үсешенә үзеннән лаеклы өлеш кертүче өлкәннәрне кайнар котлады. Бу чараны алып баручы Венера Салаватова бу бәйрәмнең Апаста 1992 елдан башлап киң колачлы итеп билгеләп үтелүен искәртте. Китапханәчеләр көче белән әзерләнгән концерт та өлкәннәр күңеленә хуш килде. Алар үзләре дә чордашлары алдында бик теләп чыгыш ясадылар.

Кичәдә катнашучылар көче белән бу көнне китапханәдә "Көзге муллык" яшелчә, җиләк-җимеш күргәзмәсе дә үтте. Апас бакчаларында гына үскән бу көзге байлык хуҗалары, уңган бакчачылар, хуҗабикәләр үз серләре белән уртаклаштылар.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев