Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста шәхесләр онытылмый

    Балтай ягы үзенең күренекле шәхесләрен онытмый. Исәннәрне хөрмәтли, арабыздан киткәннәрне искә ала, исемен мәңгеләштерә. Әле кайчан гына үзеннән соң якты эз калдырган авылдашлары, язучы-журналист Мәрди Рафиков хакында җылы эчтәлектәге кичә уздырганнар иде. Озак та үтми, татар халкының атаклы шәхесе, язучы публицист, галим, җәмәгать эшлеклесе Тәүфикъ Әйдине искә алу кичәсе оештырдылар....

    Балтай ягы үзенең күренекле шәхесләрен онытмый. Исәннәрне хөрмәтли, арабыздан киткәннәрне искә ала, исемен мәңгеләштерә. Әле кайчан гына үзеннән соң якты эз калдырган авылдашлары, язучы-журналист Мәрди Рафиков хакында җылы эчтәлектәге кичә уздырганнар иде. Озак та үтми, татар халкының атаклы шәхесе, язучы публицист, галим, җәмәгать эшлеклесе Тәүфикъ Әйдине искә алу кичәсе оештырдылар.

    Тәүфикъ Әйдинең балалык һәм үсмер еллары Түбән Балтай авылы белән бәйле. Шуңа күрә дә, Урта Балтай мәдәният йортында узган кичәгә халык бик теләп җыелды. Казан шәһәреннән дә данлы якташыбызның туганнары кайтты.

    Тәүфикъ Әйди әсәрләре татар әдәбиятында аерым бер урын алып тора. Ул әсәрләрдә тарих та, бүгенге иҗтимагый тормыш та бердәй чагылыш таба. Аның әсәрләре белән яшь буынны да таныштырырга тырышам, - ди китапханәче, әлеге кичәне оештыручы Розалия Хисамова.

    Адәм баласы бу дөньяда үзеннән күп нәрсә калдыра ала: затлы исемен, нәселен, мирасын. Тәүфикъ Әйдинең дә үзеннән соң киләчәк буыннар хәтерендә кабатланырлык якты эзе, ядкарь итеп сөйләрлек исеме, зур тарихи мирасы калды. Кичәгә кайткан туганнары бу хакта горурланып сөйләде һәм оештыручыларга олы рәхмәтен ирештерде.

    Кичә җырчы һәм биючеләрнең матур чыгышлары белән үрелеп барды.

    Ләйлә Шиһабиева.

    Реклама

     

     

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: