Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста соя чәчәргә уйлыйлар

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы техник, аксымга бай һәм май культуралары үстерүгә өстенлек бирү яклы. Соңгы брифингта министр урынбасары Илдус Габдрахманов быелгы язгы чәчүдә рапс, көнбагыш, соя, борчак һәм карабодай, кукуруз белән шикәр чөгендеренә зуррак мәйданнар биреләчәген белдерде. Быел Апас районында көнбагыш һәм бөртеккә дип кукурузны 1000 һәм 2500 гектарда чәчү...

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы техник, аксымга бай һәм май культуралары үстерүгә өстенлек бирү яклы. Соңгы брифингта министр урынбасары Илдус Габдрахманов быелгы язгы чәчүдә рапс, көнбагыш, соя, борчак һәм карабодай, кукуруз белән шикәр чөгендеренә зуррак мәйданнар биреләчәген белдерде.

Быел Апас районында көнбагыш һәм бөртеккә дип кукурузны 1000 һәм 2500 гектарда чәчү планлаштырыла. Шикәр чөгендеренә 3000 гектар мәйдан әзерләнде. Быел сынау максатында 100 гектарда соя да чәчеләчәк,-диде бу уңайдан районның баш агрономы Нияз Гыйсмәтуллин.

Былтыр Татарстанда көнбагышны сатып алу бәясе бер килограммга уртача 20 сум иде. Рапсның сатып алу бәясе дә шул чама тирәсендә. Карабодайның сатып алу бәясе 1 килограммына 26 сумга кадәр җитте.

Шул ук вакытта иң сыйфатлы дигән бодай, арыш, арпаның сатып алу бәясе уртача бер килограммга 5-10 сум тирәсе булды.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев