Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста сулыклар күп

-Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фәрманы нигезендә 2016-2017 еллар табигый сулыклар, яр буйлары табигатьне саклау зоналарын төзекләндерү елы дип игълан ителде. Инде быел ук сулыкларны саклау, яр буйларын ныгыту дәүләт программасы буенча Ындырчы авылы аша узучы елга киңәйтелә һәм турайтыла. Бу эшне башкаручы үзебезнең төзелеш оешмасы җитәкчесе Дамир Сәлахов хәбәрчебезгә бу...

-Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фәрманы нигезендә 2016-2017 еллар табигый сулыклар, яр буйлары табигатьне саклау зоналарын төзекләндерү елы дип игълан ителде. Инде быел ук сулыкларны саклау, яр буйларын ныгыту дәүләт программасы буенча Ындырчы авылы аша узучы елга киңәйтелә һәм турайтыла. Бу эшне башкаручы үзебезнең төзелеш оешмасы җитәкчесе Дамир Сәлахов хәбәрчебезгә бу сезонда авылны ямьләп торучы елганың бер километр чамасы озынлыкта ярлары ныгытылачак, елга чистартылып, төбе тирәнәйтеләчәк дип белдерде. Моңа кадәр елгага ләм утыру, ярларын тал басып тараю сәбәпле язгы ташуларда ул халыкка шактый зур зыян салды. Бу эш төгәлләнгәч, авылны су басу проблемасы тулысынча хәл ителәчәк. Йомралы, Әҗем авыллары янәшәсендәге ясалма буаларда төзекләндерү эшләре башкарыла.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев