Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста тагын бер ял итү урыны булачак

Республиканың парк һәм скверларны төзекләндерү проекты кысаларында, районның үзәк ял паркында да киң күләмле, колачлы эшләр бара. 1970 еллар уртасында пәйда булган бу паркта быелга планлаштырылган төзекләндерү эшләренең 65 проценты башкарылган. - Биредә Россия, Татарстан, Апаста җитештерелгән заманча төзелеш материаллары кулланыла. Тиздән икенче тормышын башлаячак паркта 1500 кубометрлык җир эшләре...

Республиканың парк һәм скверларны төзекләндерү проекты кысаларында, районның үзәк ял паркында да киң күләмле, колачлы эшләр бара. 1970 еллар уртасында пәйда булган бу паркта быелга планлаштырылган төзекләндерү эшләренең 65 проценты башкарылган.

- Биредә Россия, Татарстан, Апаста җитештерелгән заманча төзелеш материаллары кулланыла. Тиздән икенче тормышын башлаячак паркта 1500 кубометрлык җир эшләре башкарылды, 1300 квадрат метрда затлы брусчатка тротуар-юллар, күперчекләр салынды. 1,5 гектарлык яңартылган паркта балалар һәм олылар өчен уйнау, ял итү мәйданчыкларына матур урындыклар, спорт җиһазлары, 60 яктырткыч куела. Парк уртасындагы җыйнак кына күл эчендә проект буенча төрле төсләр белән балкучы күркәм фонтан монтажланачак, - ди районның инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Илдар Исламшин.

Апастагы тагын бер ял итү урыны - Җиңү паркының тирә-ягы җәй башында ук төзекләндерелде. Монумент-һәйкәлгә бару юлына брусчатка-тротуар салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев