Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста Татарстанның 7 районыннан килгән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре быелгы урып-җыю эшләренә нәтиҗә ясадылар

10 ноябрьдә районда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы быелгы уракка нәтиҗәләр ясау, техниканы кышкы саклауга кую буенча зона семинар-киңәшмәсе үткәрде. Анда 7 район авыл хуҗалыгы идарәләре, агрофирмалар, хуҗалыкларның инженер-техник хезмәткәрләре катнашты. Семинарның пленар өлеше Биеш авыл мәдәният үзәгендә үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов кунакларны сәламләде. Район авыл...

10 ноябрьдә районда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы быелгы уракка нәтиҗәләр ясау, техниканы кышкы саклауга кую буенча зона семинар-киңәшмәсе үткәрде. Анда 7 район авыл хуҗалыгы идарәләре, агрофирмалар, хуҗалыкларның инженер-техник хезмәткәрләре катнашты.

Семинарның пленар өлеше Биеш авыл мәдәният үзәгендә үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов кунакларны сәламләде. Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин быелгы урак нәтиҗәләре белән таныштырып үтте. Министр урынбасары Тәлгать Таһирҗанов техниканы ремонтлау, язгы кыр эшләренә әзерләү үзенчәлекләренә тукталды. "Ак Барс" агрохолдинг вәкилләре Каратунда урнашкан үзәк машина-технология комплексында чит ил техникасына кирәкле запас частьларны реставрацияләү, җирле шартларда яңаларын җитештерү технологиясе белән таныштырдылар. Мисал өчен, хәзерге евро курсы белән 45000 сум торучы комбайн шкивын җирле осталар 4000 сумга яңартып, сафка бастырырга сәләтле. "Свияга" агрофирмасының үзәк машина-трактор паркында да кунаклар сокланырлык яңалыклар һәм заманча эшләү алымнары шактый иде. Семинарның бу өлешен агрофирма җитәкчесе Марат Хәсәнов һәм тармак белгечләре алып барды.

Техника җитештерүче заводлар, сервис хезмәте, гарантия, ремонт буенча һөнәрләшкән фирма-компания вәкилләре семинарда катнашучыларга үз ярдәмнәрен тәкъдим иттеләр.

Министр урынбасары запас частьлар белән тәэмин ителешне яхшырту максатында кышкы саклауга куйганчы техникага дефектлау үткәрүне тиешенчә башкарырга чакырды, дилерларның күбесе бу эшкә акча сорамый, дип белдерде.

-Кышкы ташламалар чорында запас частьларга бәяләр 10-30 процентка ким,- диде ул.

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар җитәкчеләргә биргән сорауларына җаваплар алды. Соңыннан, тыйнак табын артында район мәдәният йорты үзешчәннәре әзерләгән концерт карадылар.

ФОТОЛАР:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сельскоехозяйствоАпастово