Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста Ватан Геройлары искә алынды

9 декабрь - Ватан Геройлары көне. Шул уңайдан районда хөрмәтләү, искә алу, хәтер чаралары узды. Район хакимияте, социаль яклау идарәсе, музей хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган чарага Хезмәт Геройларының балалары, якыннары, районның мактаулы гражданнары, хәрби хезмәттә дәрәҗәле медальләргә лаек булган егетләр, "Яшь армия"челәр чакырулы иде. Кичә туган якны өйрәнү музеенда башланып китте....

9 декабрь - Ватан Геройлары көне. Шул уңайдан районда хөрмәтләү, искә алу, хәтер чаралары узды.
Район хакимияте, социаль яклау идарәсе, музей хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган чарага Хезмәт Геройларының балалары, якыннары, районның мактаулы гражданнары, хәрби хезмәттә дәрәҗәле медальләргә лаек булган егетләр, "Яшь армия"челәр чакырулы иде.
Кичә туган якны өйрәнү музеенда башланып китте. Музей заллары, кабатланмас экспонатлар белән танышкан кунаклар тантаналы өлешнең шаһитлары булды.
Багыш авылыннан Сугашчан Дан орденнарының тулы кавалеры Ислам Насыйбуллинның кызы Илсөяр Әхмәтҗанова, Социалистик Хезмәт Герое Мәгъсүмә Кәлимуллинаның улы Нәҗиб Кәлимуллин, кызы Рушания Батталова тагын бер кат горурлык хисләре кичерде бу көнне.
Музей хезмәткәрләре тарафыннан районыбызда туып-үскән, хезмәт иткән Геройларга кагылышлы слайд-шоу да ясалган иде.
Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Луиза Сафина, Рөстәм Мингазиев, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, "Яшь армия" хәрәкәте җитәкчесе Заһит Хәкимов катнашты.
Тантаналы өлештән соң, барлык чакырылган кунаклар район үзәгендәге һәйкәлләр, бюстлар, стелалар белән таныштылар. Соңыннан район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашынды Батырлар Мемориаль комплексына килеп, Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды, арабыздан киткән батырлар, тыныч тормыш бүләк иткән каһарманнар бер минутлы тынлык белән искә алынды. Барлык кунакларга да район башлыгы исеменнән Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев