Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста яшәүче сугыш ветераны Фәрит Юнысов Ил башлыгының Котлау хатын алды

Апаста яшәүче Фәрит абый Юнысов 10 гыйнварда 90 яшьлек юбилеен билгели. Аңа әлеге олы юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының бүләге тапшырылды. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов изге теләкләрен ирештерделәр, аксакалның хәл-әхвәлен сораштылар. Фәрит абый Юнысов 4 ел хәрби...

Апаста яшәүче Фәрит абый Юнысов 10 гыйнварда 90 яшьлек юбилеен билгели. Аңа әлеге олы юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының бүләге тапшырылды. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов изге теләкләрен ирештерделәр, аксакалның хәл-әхвәлен сораштылар.
Фәрит абый Юнысов 4 ел хәрби хезмәттә була. Корея, Вьетнам, Кытай җирләрендә почта йөртә. Әлеге хезмәт елларын ул зур горурлык белән искә ала. Районга кайткач исә, ул колхозда шофер, аннан һөнәр училищесында мастер булып хезмәт итә.
Фәрит абый тормыш иптәше Фәүзия апа белән 64 ел парлы гомер кичерә. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген аларның хөрмәтен тоеп яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев