Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста “Язгы каникуллар“ профилактик чарасы бара

Укучыларның язгы каникуллары ялын хәвеф-хәтәрсез, имин үткәрү максатыннан, 13-28 март көннәрендә "Язгы каникуллар" профилактик чарасы кысаларында рейдлар уза. Чираттагы рейд Апас мәктәбенә керү юлында булды. Иртәнге сәгатьләрдә биредә барысы да мәж килә. Кемдер җәяү, кайсыдыр машинада ашыга. Кайсыдыр тиешле урыннан юл аркылы чыгарга, кайсыдыр җәяүлегә юл бирергә дә "онытып" җибәрде....

Укучыларның язгы каникуллары ялын хәвеф-хәтәрсез, имин үткәрү максатыннан, 13-28 март көннәрендә "Язгы каникуллар" профилактик чарасы кысаларында рейдлар уза. Чираттагы рейд Апас мәктәбенә керү юлында булды. Иртәнге сәгатьләрдә биредә барысы да мәж килә. Кемдер җәяү, кайсыдыр машинада ашыга. Кайсыдыр тиешле урыннан юл аркылы чыгарга, кайсыдыр җәяүлегә юл бирергә дә "онытып" җибәрде. Әлбәттә, аларның һәркайсы ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатылып, кисәтү алды. Ә аянычлы хәлләр булып тора бит.

Рейд барышында балаларын махсус утыргычка утыртмаган әти-әниләр һаман очрап тора. Нарасыйларының тормышын куркыныч астына куюларын, ни сәбәптер, һаман аңлап бетермиләр. Төрле сәбәп эзлиләр. "Бу хәл минем белән беркайчан да булмас", - дип ваемсызлык күрсәтергә ярамый. Син бик әйбәт булсаң да, кемнеңдер саксызлыгы аянычлы хәлгә китерергә мөмкин. Рейд барышында ике баласын мәктәпкә китерүче әти кеше дә туктатылды. Баласы махсус утыргычта түгел иде. Штраф күләмен дә яхшы белә, тик ул законны санламый. Ә ахыры, нинди генә сәбәп эзләсә дә, аның файдасына булмады...

Гөлзада Гатауллина.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев