Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста юл-транспорт һәлакәтендә вафат булучыларны искә алдылар

2005 елдан Берләшкән Милләтләр Генераль Ассамблеясы тәкъдиме белән ноябрь аеның өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтендә вафат булучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан аграр көллияттә дә очрашу булды. Район ЮХИДИ бүлеге инспекторы Рамил Гафуров студентлар алдында эчтәлекле чыгыш ясады, гыйбрәтле мисаллар китерде. Республика буенча тугыз айда 18-25 яшьлек...

2005 елдан Берләшкән Милләтләр Генераль Ассамблеясы тәкъдиме белән ноябрь аеның өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтендә вафат булучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан аграр көллияттә дә очрашу булды. Район ЮХИДИ бүлеге инспекторы Рамил Гафуров студентлар алдында эчтәлекле чыгыш ясады, гыйбрәтле мисаллар китерде. Республика буенча тугыз айда 18-25 яшьлек 58 кеше вафат булган. Юл һәлакәтләренең төп сәбәбе булып тизлекне арттыру тора. Соңгы айда кышкы тәгәрмәчләрне алыштырмау, яки аның икесен генә алыштыру да күп һәлакәтләргә китергән. Студентлар үзләрен кызыксындырган күп сорауларга җаваплар алдылар. Җәяүлеләр өчен кирәкле кагыйдәләрнең дә мөһимлегенә басым ясады инспектор. Хәзер караңгы вакытта урамда йөрүчеләргә, яшьме ул, яки өлкән кешеме, аның киемендә яки сумкасында яктылыкны кире кайтаручы элементлар булырга тиеш. Кайбер студентларны штраф суммалары да кызыксындырды. Мондый очрашулар бик кирәкле һәм файдалы булуына студентлар да, укытучылар да кабат инандылар.

Кызганыч, юл-транспорт һәлакәтләрендә безнең райондашларыбыз арасында да вафат булучылар бар. Ашыгу, кагыйдәләрне санламау бәлага китерә. Шуны һәркем аңласын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев