Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста Үзәк чыршы ябылды

Райнның Үзәк ял паркында Чыршы ябу тантанасы узды. Бәйрәм тантанасын район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин ачып җибәрде. Ул райондашларга уңышлар, бәйрәм кәефе теләде һәм республика күләмендә ирешелгән уңышларга тукталды. -Үзәк Чыршы Республикакүләм "Иң матур чыршы" бәйгесендә беренче урын яулап, 1 миллион грантка лаек булды. Авыл җирлекләре арасында Иске Йомралы...

Райнның Үзәк ял паркында Чыршы ябу тантанасы узды. Бәйрәм тантанасын район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин ачып җибәрде. Ул райондашларга уңышлар, бәйрәм кәефе теләде һәм республика күләмендә ирешелгән уңышларга тукталды.


-Үзәк Чыршы Республикакүләм "Иң матур чыршы" бәйгесендә беренче урын яулап, 1 миллион грантка лаек булды. Авыл җирлекләре арасында Иске Йомралы авыл җирлеге өченче урынга чыкты һәм 100 мең сумлык грантка ия,- диде ул.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Чыршы бизәүдә, тавыш бирүдә актив катнашкан райондашларга рәхмәтен җиткерде.

Районның мәдәният хезмәткәрләре чыршы янәшәсендә театральләшкән тамаша күрсәтте. Матур җырлар да алар тарафыннан әзерләнгән иде.

Халык Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройларына кушылып җырлады, биеде.
Шулай ук бәйрәмгә килүчеләргә коймак, чәй, шашлык тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев