Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апастагы өйрәнүләргә югары бәя куйдылар

16 февралдә районда ун көн барган эвакуация-мобилизация өйрәнүләре тәмамланды. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге вәкилләре бу җаваплы көннәрдә район Советы, авыл җирлекләре башлыклары, оешма-предприятие, мәктәпләр, аграр көллият җитәкче-белгечләре белән кулга-кул тотынышып эшләделәр. Урыннарда уку-өйрәнүләрнең гамәли этаплары үткәрелде. Автоколонналар оештыру, Казаннан эвакуацияләнәчәк 20 меңнән артык кешене каршылау, урнаштыру маршрутлары,...

16 февралдә районда ун көн барган эвакуация-мобилизация өйрәнүләре тәмамланды. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге вәкилләре бу җаваплы көннәрдә район Советы, авыл җирлекләре башлыклары, оешма-предприятие, мәктәпләр, аграр көллият җитәкче-белгечләре белән кулга-кул тотынышып эшләделәр. Урыннарда уку-өйрәнүләрнең гамәли этаплары үткәрелде. Автоколонналар оештыру, Казаннан эвакуацияләнәчәк 20 меңнән артык кешене каршылау, урнаштыру маршрутлары, махсус саклану урыннары җиһазланышы, тиешле инвентарьлар тагын бер кат ачыкланды.

Районкүләм колачлы уку-өйрәнүләрнең район хакимиятендә узган йомгаклау өлешендә барлык чараларның югары оешканлык шартларында һәм яхшы билгегә үтүе игълан ителде. Мобилизация-эвакуация район штабы эше һәм әзерлеге югары бәяләнде. Сугыш хәле игълан ителсә яки көтелмәгән бәла-казалар килсә, район териториясендә кичекмәстән оештырылырга тиешле 12 махсус хезмәт, 35 эш төркеме, 18 эвакуация пунктының әзерлеге дә бу йомгаклау вакытында җентекләп анализланды һәм ачыклаган кимчелекләр буенча аны хәл итү юллары күрсәтелде. Аерым хезмәт һәм төркем җитәкчеләре әзерлеге һәм эшне оештыру осталыгы аерым билгеләп үтелде.

Район эвакуация-мобилизация штабы җитәкчесе, район хакимияте башлыгы Рәшид Заһидуллин бу утырышта чыгыш ясады. Казан вәкилләренә рәхмәтен белдерде. ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге министрлыгының мобилизация-эвакуация комиссиясе вәкиле Наил Гәрәев итәлекле бүләк белән бүләкләнде.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев