Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апастан Ильяс Заһидуллинга яңа үрнәктәге таныклык тапшырылды

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм агробизнес, кадрларның белемен күтәрү институты вәкилләре, укытучылар Фәрит Әхмәтов, Ирек Хафизов аграр көллияттә апаслыларны яңа техника һәм хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдә-таләпләрен тиешенчә үтәргә өйрәттеләр. 21-23 ноябрьдә барган бу укуларда районның барлык формадагы хуҗалыклары, агрофирмадан 55 җитәкче-белгечләр катнашты. -Татарстанда быелның 1 июненнән хезмәтне саклау һәм техника куркынычсылыгы...

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм агробизнес, кадрларның белемен күтәрү институты вәкилләре, укытучылар Фәрит Әхмәтов, Ирек Хафизов аграр көллияттә апаслыларны яңа техника һәм хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдә-таләпләрен тиешенчә үтәргә өйрәттеләр. 21-23 ноябрьдә барган бу укуларда районның барлык формадагы хуҗалыклары, агрофирмадан 55 җитәкче-белгечләр катнашты.

-Татарстанда быелның 1 июненнән хезмәтне саклау һәм техника куркынычсылыгы Бердәм кагыйдәләре гамәлгә керде,-дип белдерде хәбәрчебезгә Фәрит Әхмәтов. -Апаста куркынычсызлык кагыйдәләренең тайпылышсыз үтәлүенә зур игътибар бирелә. Соңгы елларда авыл хуҗалыгы тармагында зур бәхетсезлекләргә юлыгу, ферма-кырлар, машина-трактор парклары, ындыр табаклары, башка объектларда имгәнү, һәлак булу очраклары теркәлмәве эшнең җитди югарылыкта оештырылып алып барылуын раслый. 3 көнлек курслар узган һәр җитәкче-белгеч комиссия каршында телдән һәм язмача махсус имтихан тапшырачак һәм сынауны уңышлы үтүчеләр яңа үрнәктәге таныклыклар алачак.

Районда таныклыкның беренче номерлысы район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллинга бирелде.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев