Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апастан Роза апа 40 елга якын пешекче хезмәтендә

Роза апа Сафиуллина һөнәре буенча пешекче. 40 елга якын элеге хезмәттә ул. Аның һәр эш көне ак халатын һәм калфак киюдән башлана. Аннан газ мичләрен элдерә, кичтән планлаштырган ризыкны пешерү өчен кирәкле әйберләрне барлый. -Пешекче һөнәре җиңел түгел. Көне буе аяк өстендә булырга, кызу мич янында басып торырга кирәк. Шулай...

Роза апа Сафиуллина һөнәре буенча пешекче. 40 елга якын элеге хезмәттә ул. Аның һәр эш көне ак халатын һәм калфак киюдән башлана. Аннан газ мичләрен элдерә, кичтән планлаштырган ризыкны пешерү өчен кирәкле әйберләрне барлый.

-Пешекче һөнәре җиңел түгел. Көне буе аяк өстендә булырга, кызу мич янында басып торырга кирәк. Шулай ук нәрсә генә пешерсәң дә, чама һәм вакыт дигән төшенчәләр истән чыкмый. Тәмле ризык исе, рәхмәт сүзләре күңел күтәренкелеге өсти. Пешерергә бик яратам, - ди ул.

Роза апа 9 классны тәмамлау белән районның кондитер цехына эшкә килә. Аннан пешекчеләр эзерли торган курсларда укый. Соңрак Казанда техник-технолог белгечлеге ала. Берничә ел ресторанда эшләп алганнан соң, Апасның һөнәр училищесына эшкә килә. Бу көннәргә дә инде 30 ел вакыт узган. Роза апа да үз эшенең чын остасына әверелгән. Бүген ул җитештерү бүлеге җитәкчесе. Пешекче Нурия Гатауллина, ярдәмчесе Сәвия Абдулина, ашханә хезмәткәре Мая Әхмәтҗанова белән берлектә көн саен 200-300 кешегә ашарга пешерә. Студентлардан, мөгаллим-мөгаллимәләрдән рәхмәт сүзләре ишетә.

Апас аграр көллияте пешекчеләре пешергән коймакның даны еракларга таралган. Башкалада һәм районда узган бер генә ярминкә, чара да әлеге коймактан башка узмый. "Карга боткасы"н да алар бик тәмле пешерә. Роза апа төрле милләт ризыкларына да өстерлек бирә. Кайберләрен "үзебезчәләштерә". Мисал өчен үзбәк ашы самсаны ул бәрәңге салып һәм түгәрәк формада ясарга ярата.

- Казанда узган Универсиада вакытында "Универсиада авылы"нда эшләдем. Иртәнге биштән аяк өстендә идек. Пешергән ашларыбызга сорау зур булды, мактый-мактый ашадылар. Биредә эшләү минем өчен зур вакыйга һәм горурлык, - ди Роза апа.

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев