Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

“Аулак өй”дән соң“Каз өмәсе”

1 февральдән эш программасы-план буенча һәр авыл җирлегендә үткәнебез, тарихыбызга багышланып, күпләрне яшьлекләренә кире кайтаручы ретро-концертлар сезоны башланды. 2 февраль кичендә аның иң беренчесен акхуҗалылар куйды. Зал шыгрым тулы, аягүрә тамаша кылучылар да күп иде. Бу яктагы клуб мөдирләре Люзия Сөнгатуллина, Зөлфия Юзеева, Роза Нуриева, китапханәче Рафис Газиев бик оста...

1 февральдән эш программасы-план буенча һәр авыл җирлегендә үткәнебез, тарихыбызга багышланып, күпләрне яшьлекләренә кире кайтаручы ретро-концертлар сезоны башланды. 2 февраль кичендә аның иң беренчесен акхуҗалылар куйды. Зал шыгрым тулы, аягүрә тамаша кылучылар да күп иде.

Бу яктагы клуб мөдирләре Люзия Сөнгатуллина, Зөлфия Юзеева, Роза Нуриева, китапханәче Рафис Газиев бик оста оештыручы булуларын расладылар-"Аулак өй"дә 17 үзешчән катнашып, бик матур чыгыш ясады. Тамашачылар бигрәк тә бертуганнар-авыл җирлеге башлыгы Зөфәр һәм механизатор, инженер Ирек Юзеевлар, мәктәп укытучылары Айдар Вәлиуллин, Әлфия Мәрданова, бүлекчә бухгалтериясе, авыл җирлеге хезмәткәрләре Гөлчәчәк Юзеева, Миләүшә Шәрәфиева, Зилә Дәүләтшина чыгышларын үз иттеләр, клуб түбәсен күтәрерлек итеп кул чаптылар. Авыл акъәбие, мөнәҗәтче Гөлирам Нигъмәтҗанова, клуб техник хезмәткәре Алия Сәмирханова, хезмәт ветераннары Гүзәл Хәмидуллина, авылга кайтып төпләнгән Таһир Пиреев та үзләрен сәхнәдә бик иркен тоттылар. Дамирә Сафиева чыгышы да бик килешле булды. Укытучы Әлфия Мәрданованың милләт, ил, туган тел турындагы шигырьләре дә бик урынлы яңгырады бу кичке сәхнәдә.

Тамашачыларга бу көнне элек Карамасар авылы китапханәчесе булып эшләгән Сөмбелә Фәхертдинованың сәйлән калфаклар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Үзешчән шагыйрь һәм композитор, Шыгай авылынан Дамир Камалиев иҗат иткән "Туган авылым-Акхуҗа " гимн-җырын һәркем яратып, баянчыга алкышлар яудырып тыңлады, кушылып җырлады. Башкаручыларның сәхнә киемнәре, сәхнә бизәлеше дә бик үзенчәлекле, зәвыклы иде, теләсә нинди гастроль оештырырга була мондый байлык белән!..

- Февраль-март айларында авыл сәхнәләрендә мөнәҗәтләр яңгыраячак, "ретро-концертлар", "әкият кичләре" һәр авыл клубы сәхнәсендә үткәрелергә тиеш. Иң матур чыгышлар сайланып алып. район үзәгендә Гала-концерт оештыру дә планга кертелде,-диде район мәдәният бүлеге җитәкчесе Луиза Сафина. Тамашачы аңа да алкышларын жәлләмәде.

-Каяндыр "акча сугырга"килгән артистларны егып салырлык үз үзешчәннәребез күңелләргә барыбер якынрак була шул ул,-диде 80 яшьлек бер тамашачы әбекәй аңа җавап итеп.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев