Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Аюкөйдергән авылының мактанырлык эшләре, горурланырлык кешеләре бар

Чираттагы сәфәребез күкрәп уңган ашлык басулары белән сокландыручы, Илшат Вахитов җитәкчелегендәге «Яңа юл" хуҗалыгына булды. Хуҗалыкның бер мең гектардан артык җирләрендә бодай, арпа, арыш, рапс һәм күпеллык үләннәр үсә. 100 гектарлык көзге бодай кырында ике комбайн суктыра. "Дон"да Исмәгыйль Гыйләҗев белән Рушан Вәлиев, "Нива"да Марсель Ибраһимов белән Фарук Сафиннар көнне-төнгә...

Чираттагы сәфәребез күкрәп уңган ашлык басулары белән сокландыручы, Илшат Вахитов җитәкчелегендәге «Яңа юл" хуҗалыгына булды. Хуҗалыкның бер мең гектардан артык җирләрендә бодай, арпа, арыш, рапс һәм күпеллык үләннәр үсә. 100 гектарлык көзге бодай кырында ике комбайн суктыра. "Дон"да Исмәгыйль Гыйләҗев белән Рушан Вәлиев, "Нива"да Марсель Ибраһимов белән Фарук Сафиннар көнне-төнгә ялгап эшлиләр.

- Уңыш әйбәт быел, гектарыннан 40 центнер чыга. Кыр корабларыбыз, тракторларыбыз ватылмыйча гына эшләсен инде. Вакытында уңышны җыеп алып урнаштырасы иде, - ди хуҗалык бригадиры Ринат Гыйбадуллин.

Суктырылган игенне ташучыларга күз иярми. КамАз машинасында Котдүс Фазылҗанов, "Зил"да Рәшит Нуртдинов, "ГАЗ-53" тә Равил Сафиуллин икмәк төягән машиналар белән ашлык кабул итү пунктына һәм ындыр табагына җилдерәләр.

- Мәктәпне бетергәч военкомат шоферлыкка укытты. Армиядә хезмәт итеп кайткач тормыш кырып туган авылым Аюкөйдергәндә калдым. Ике бала үстердек. Мин менә кырдан икмәк ташыйм, тормыш иптәшем Гүзәлия ындыр табагында эшли. Бик күп терлек асрыйбыз. Илләр-көннәр генә тыныч булсын. Эштән иренмибез, - ди Котдүс абый Фазылҗанов. Иген җыеп алынган кырларны артыннан сукалап та баралар. "Беларус" тракторында 30 елдан артын эш стажы булган механизатор Камил Гафаров, "ДТ-75"тә иң өлкән механизатор Рафыйк Марданов кырларны иңли.

- Нинди тракторга утыртсаң шуңарда эшли торган абыйлар болар. Язгы чәчүдән тотынып, кара көзгә кадәр кырда, кышын тимер атларын ремонтлап әзерләп куялар, - ди алар турында хуҗалык җитәкчесе Илшат Вахитов.

Басу-кырлардан кайткан игенне ындыр табагында чистартып, урнаштырып торучылар янында аеруча да күңелле. Файзия апа лаеклы ялда булса да урып-җыю чорында хуҗалыкка булышмый калмый. Бик актив ул, бер карыйсың сәхнәдә, икенче карыйсың хуҗалык эшендә. Рәйхана Мөхәммәтҗанова, Гүзәлия Фазылҗанова, Рузалия Мәрданова, склад мөдире Лилия Зыятдинова, хисапчы Ландыш Ногманова бер йодрык булып эшлиләр.

- Коллективыбыз бик тату безнең. Аңлашып, ярдәмләшеп эшлибез. Өйләребездә бишәр сыер асрыйбыз. Икмәген, печәнен җитәрлек биреп торалар. Җитәкчебез дә бик әйбәт, халыкны аңлый, сорап килүчегә ярдәм кулы суза. Шулай дус-тату булганыбызга шатланып эшлибез. Район яңалыклары белән танышырга да өлгерәбез, - диләр уңган, булган апалар. Ындыр табагының механигы Рәшит абый Абзаловка 69 яшь булса да эштән туктарга җыенмый әле.

- Язгы чәчү чорыннан чыгам инде мин. Бик теләп, яратып эшләп йөрим. Карчыгым Фардания апагыз мин эштән кайтканчы тәмле ризыклар пешереп куя. Сәламәтлегем булса киләчәктә дә эшләрмен әле. Ил-көннәребез тыныч булсын, күкрәп уңган уңышларны тынычлыкта, бәла-казасыз җыеп алырга насыйп булсын, -диде авылның аксакалы.

Чыннан да үзенә бер төрле җылылык, татулык хөкем сөрә әлеге хуҗалыкта. Кем белән генә сөйләшсәң дә ачык йөзлеләр, тәмле теллеләр, уңган-булган хезмәткәрләр. Киләчәктә сәламәтлек, гаиләләрендә тынычлык, хуҗалыкка уңышлар теләп калабыз.

Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев