Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Балаларга мастер-класс

"Йолдызлык"-"Созвездие"-2016" балалар һәм яшьләр иҗаты эстрада сәнгатенең 16нчы республика телевизион фестиваленең зона бәйгесе март ахырында район мәдәният йортында узачак. Районда бу бәйгегә хәзерлек күптән башланды инде. Каратун һәм Апаста узган сайлап алу турларында 900 бала катнашты. Алар арасыннан "иң-иң"нәр гала концертта чыгыш ясаячак. Ә тагын да сәләтлерәк җырчы-биючеләребез һәм нәфис...

"Йолдызлык"-"Созвездие"-2016" балалар һәм яшьләр иҗаты эстрада сәнгатенең 16нчы республика телевизион фестиваленең зона бәйгесе март ахырында район мәдәният йортында узачак. Районда бу бәйгегә хәзерлек күптән башланды инде. Каратун һәм Апаста узган сайлап алу турларында 900 бала катнашты. Алар арасыннан "иң-иң"нәр гала концертта чыгыш ясаячак. Ә тагын да сәләтлерәк җырчы-биючеләребез һәм нәфис сүз осталары мәртәбәле жюри сайлаганнан соң, үз көчләрен зона бәйгесендә күрсәтәчәкләр. Балалардан да, укытучылардан да зур тырышлык таләп ителә. Бу очракта танылган сәнгать әһелләренең киңәшләре де бик урынлы булачак. Әнә шуны истә тотып, район башлыгы Рәшид Заһидуллин, балаларга мастер-класслар күрсәтү өчен районга белгечләр чакырды. Фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, әйдәп баручы режисссер-куючы Дмитрий Платонов (Мәскәү шәһәре), Татарстан Республикасының регионара яшьләр оешмасы идарәсе рәисе, фестиваль лауреаты Марина Михайлова, Татарстан Республикасының атказанган артисты Айдар Сөләйманов берничә сәгать дәвамында балаларны сәхнә осталыгына өйрәттеләр, җыр-шигырьләрен тыңлап үз бәяләрен бирделәр. Аеруча, конферансье жанрына игътибар ителде. Балалар да, укытучылар һәм әти-әниләр дә бу мастер-класслардан канәгать калдылар. "Сәләт" балалар иҗаты үзәгендә шөгыльләнүче Айгөл Зиннурованың сәхнәдән "төшеп"тә торганы юк. Ә мастер-класс аның күңеленә аеруча хуш килгән.

- Бик күп әйберләргә өйрәнергә кирәк икән әле безгә. Кат-кат кабатлаткач күнәсең, бер кыенлыгы юк кебек. Сәхнәгә чыгып басуның да никадәр сере бар икән. Тамашачы синеке булсын өчен нинди осталык кирәклеген белдем. Миңа бик тә, бик тә ошады бу күнекмәләр, - ди Айгөл.

Дмитрий Туманов Апаста сәләтле балаларның күп булуын ассызыклады.

- Зона бәйгесенең сезнең районда узуы үзе сөенечле хәл. Балалар белән даими шөгыльләнергә кирәк. Менә бүгенге мастер-класста шуңа игътибар иттем, кечерәк балалар олыракларның чыгышын карап торып та күп нәрсәгә өйрәнеп алдылар, бу шунда ук аларның үз-үзләрен тотышларында сизелде. Бәйгеләрдә мастер-классларның файдасы булыр дип ышанам, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев