Бөек Җиңү көненә-хезмәт җиңүе
"Алга" хуҗалыгы 9 май-бөек Җиңү көненә районда иң беренче булып язгы чәчү эшләрен төгәлләде. -Быел эшне тиз тоттык,-ди алдынгы, тырыш һәм булдыклы механизатор Ризатдин Фәхриев. -Техника, чәчүлек, ягулык һәм ашлама белән пробламаларыбыз булмады,-дип аны җөпли баш инженер Марат Нургалиев. -Барлык эшләрне үз көчебез белән башкара алуыбызда авылдашларыма зур рәхмәт,-дип үз...
"Алга" хуҗалыгы 9 май-бөек Җиңү көненә районда иң беренче булып язгы чәчү эшләрен төгәлләде.
-Быел эшне тиз тоттык,-ди алдынгы, тырыш һәм булдыклы механизатор Ризатдин Фәхриев. -Техника, чәчүлек, ягулык һәм ашлама белән пробламаларыбыз булмады,-дип аны җөпли баш инженер Марат Нургалиев.
-Барлык эшләрне үз көчебез белән башкара алуыбызда авылдашларыма зур рәхмәт,-дип үз сүзен өсти хуҗалык җитәкчесе Ришат Зыятдинов.-Тракторчылар Марат Вәлиуллин, Вәкил Туктагулов, Рәмис Хисамов, Азат Хатыйпов көне-төне басудан кайтмады. Рафаэль Хәсәнов, Фәнис һәм Илфат Гайнуллин, Илмир Идиятуллин, Марат Бикчәнтәев, Илнар Шиһаповлар да сынатмады. Чәчүчеләр Әмир Зиннәтуллин белән Илфир һәм Илназ Бикмучевка да аерым рәхмәт, һәр басуда сыйфатлы, тиз һәм төгәл эшләделәр. Ындыр табагыннан чәчүлек әзерләп кырга озатучы әниле-уллы Гүзәлия һәм Дамир Зыятдиновлар, Фәһим Яруллин, пешекчебез Ания Бикчәнтәевага да мин бүген бик рәхмәтле. Басуларга чәчүлек чыгаручы 70 яшьлек шофер Вәгыйзь Хәкимов үзеннән күпкә яшьләргә тырышлыгы белән үрнәк булды.
-Басуларда уңыш мулрак булган саен хуҗалыкта эш алга бара,-ди авылдашларының быелгы хезмәт җиңүен югары бәяләп ферма мөдире Рафил Гайнуллин. -Безнең коллектив та игенчеләребезнең быелгы хезмәт уңышына бик шатлана. Хезмәттәшләрем Роза Бикчәнтәева, Гөлҗиһан Садрукова, Ландыш Фәхриева, Гөлназ Гыйсмәтуллина, Тәлгать Садриев, Фоат Бикчәнтәев һәм башкаларның да өлеше бар быелгы өлгерлектә. Уртак уй белән яшибез без!
180 гектарда чәчелгән арпа, 300 гектарлык бодай, башка берьеллык һәм 400 гектарлык күпьеллык культуралар чәчелгән басулар бүген ямь-яшел хәтфә келәмдәй җилдә тирбәлә, Тутай һәм Чәтбаш халкына мул уңыш вәгдә итә. Амин, шулай булсын!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев