Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Бүген Апаста Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм дәһшәтле елларда әтиләрен югалткан сугыш чоры ятимнәре өчен Сабан туе уза

8 майда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм дәһшәтле елларда әтиләрен югалткан сугыш чоры ятимнәре өчен Сабан туе була. Программада: 9.00 - 9.45, 9.30 сәгатьләрдә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугыш чоры ятимнәре өчен Апас үзәге буйлап экскурсия. Мемориаль комплекс янында Ватан сакчыларын искә алу, чәчәкләр кую. Сабантуй аланында бәйрәм 8.45...

8 майда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм дәһшәтле елларда әтиләрен югалткан сугыш чоры ятимнәре өчен Сабан туе була.

Программада:

9.00 - 9.45, 9.30 сәгатьләрдә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугыш чоры ятимнәре өчен Апас үзәге буйлап экскурсия. Мемориаль комплекс янында Ватан сакчыларын искә алу, чәчәкләр кую.

Сабантуй аланында бәйрәм 8.45 сәгатьтә районның үзешчән сәнгать осталарының эчтәлекле концерты программасы белән башланып китәчәк.

10.00 - 10.20 - Сабантуй аланында театральләшкән тамаша.

10.20-10.45 - Рәсми өлеш. Район башлыгы чыгышы. Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм алтын юбилярларны бүләкләү.

10.45 - Якташыбыз Фердинанд Сәлахов һәм ИлСаф концерт программасы тәкъдим итәчәкләр.

10.45- Халык уеннары, ат чабышлары, милли көрәш башлана.

11.30 - Кунаклар өчен төшке аш.

Бәйрәм дәвамында бию мәйданчыгында зәлидә, сугыш елларыннан соңгы биюләр башкарылачак. Шулай ук кыр кухнясы тәм-томнарын да авыз итәргә, кареталарда, пониларда йөрү дә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев