Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Апас муниципаль район башлыгы Рәшид Заһидуллин мөрәҗәгате
Хөрмәтле ветераннар, сугыш чоры балалары, ачы елларда ятим калган апа-абыйлар! Кадерле кунаклар! Апас муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән, шәхсән үзем, сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы белән чын йөрәктән кайнар котлыйм. 1945 елның 9 Мае илебез язмышында иң әһәмиятле вакыйга булып тора. Бу көнне кешелек тарихында иң...
Хөрмәтле ветераннар, сугыш чоры балалары, ачы елларда ятим калган апа-абыйлар! Кадерле кунаклар!
Апас муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән, шәхсән үзем, сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы белән чын йөрәктән кайнар котлыйм.
1945 елның 9 Мае илебез язмышында иң әһәмиятле вакыйга булып тора. Бу көнне кешелек тарихында иң коточкыч сугышның ахыргы сәхифәләренә нокта куелды. Әлеге онытылмас язгы көн Ватаныбыз тарихына бер үк вакытта шатлыклы да, бер үк вакытта ямансу да вакыйга буларак кереп калды.
Күз яше аралаш елмаеп бәйрәм ителә торган Бөек Җиңүнең даны еллар узу белән яктырак балкый. Апас районыннан сугышка 11 меңгә якын кеше китеп, 6 меңнән артыгы сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмады. Күпме бала ятим, күпме гаилә пар канатсыз калды. Сугыш һәрбер йортның бусагасын атлап керде. Туган җир азатлыгы өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар турындагы якты истәлек йөрәкләребездә мәңге сакланыр.
Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре! Олы сынаулар чорында фронтта да, тылда да бирешмәгәнегез өчен, бихисап корбаннар бәрабәренә булса да, якты тормышка китереп җиткерә алганыгыз өчен Сезнең алда баш иябез һәм чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Илебез һәм Республикабыз җитәкчелеге сугыш һәм хезмәт ветераннарына лаеклы тормыш шартлары булдыру программасын дәвам итә. Аларның җәмәгать тормышында яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә актив катнашуына булышлык күрсәтә.
Хөрмәтле райондашлар! Сезгә ихлас күңелдән хәерле озын гомер телим. Тыныч күк йөзе астында бәхетле һәм мул тормыш, саулык-сәламәтлек белән яшәргә язсын сезгә!
Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев