Бертуганнардай бердәм эшлиләр Кызылтау якларында
Тема дня "Газета"

Бертуганнардай бердәм эшлиләр Кызылтау якларында

Кызылтау бүлекчәсе машина-трактор паркы мөдире Рашат Галимов һәр хезмәттәшен мактый. -Айрат Гарипов, бертуганнар Марат белән Таһир Фәсхиев, Мөслим Мифтахов кебек авылдашларга үземә ышангандай ышанабыз. Бер-беребезгә ярдәмләшеп эшләү күңелле дә, нәтиҗәсе дә бар,-ди. -Безнең бүлекчәдә инде бүгеннән уракка әзерләнә башладык,-ди бу як авыллар идарәчесе Рифат Гәрәев. -Язгы кыр эшләрен, чәчүне дә...

Кызылтау бүлекчәсе машина-трактор паркы мөдире Рашат Галимов һәр хезмәттәшен мактый.

-Айрат Гарипов, бертуганнар Марат белән Таһир Фәсхиев, Мөслим Мифтахов кебек авылдашларга үземә ышангандай ышанабыз. Бер-беребезгә ярдәмләшеп эшләү күңелле дә, нәтиҗәсе дә бар,-ди.

-Безнең бүлекчәдә инде бүгеннән уракка әзерләнә башладык,-ди бу як авыллар идарәчесе Рифат Гәрәев. -Язгы кыр эшләрен, чәчүне дә тиз тоттык. Ашханәбез пешекчесе Рушания Сафина кырга чыгарган кайнар аш-суны игенчеләребез бик яратып авыз итте. Безгә яңа техника күбрәк кайтса, районда иң зур уңыш безнең якларда булыр иде.

Ришат Җамалиев.

 

 

 


Нет комментариев