Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Без күргәннәрне яшьләргә күрсәтмәсен

Ленинград чолганышын 75 ел элек өзгәннәр. 1943 елның 18 гыйнвары Нева елгасы янында төзелгән шәһәр өчен борылыш мизгеле булган. Нәкъ шушы истәлекле көн уңаеннан безнең районда яшәүче, дәһшәтле сугышны, чолганыш эчендә калган шәһәрнең афәтләрен үз күзләре аша үткәргән райондашларыбызны район башлыгы Рәшид Заһидуллин исеменнән район башкарма комитеты урынбасары Луиза Сафина...

Ленинград чолганышын 75 ел элек өзгәннәр. 1943 елның 18 гыйнвары Нева елгасы янында төзелгән шәһәр өчен борылыш мизгеле булган.
Нәкъ шушы истәлекле көн уңаеннан безнең районда яшәүче, дәһшәтле сугышны, чолганыш эчендә калган шәһәрнең афәтләрен үз күзләре аша үткәргән райондашларыбызны район башлыгы Рәшид Заһидуллин исеменнән район башкарма комитеты урынбасары Луиза Сафина олылады һәм чолганыш өзелүнең 75 еллыгы белән тәбрикләде, район башлыгыннан тәм-томнар белән пакетлар тапшырды.
Сария Сафина 1937 елның 18 июнендә Ленинград шәһәрендә дөньяга килгән. Бөек ватан сугышы башланганда дүрт яшендә булган. "Әле бик яш булсамда, Ленинград шәһәрендә барган куркынычлар әле дә исемдә. Бик көчле ачлык иде. Бер кисәк кара икмәк бирәләр иде, аны инде бик тәмләп бомбоубежищеларда утырганда авыз итә идек", - ди Сария әби. Сария әбинең әтисе Ленинград шәһәрен саклаганда вафат булган. 1942 елда чолганышны Кызыл армия өзгәннән соң алар товар вагоннарына тиялеп безнең якларга кайталар. Сария әбинең әнисе Дүртиле авылыннан була, шуңа инде алар туган якларына кайталар. Монда кайткач та инде әле авырлыклар бетмәгән. Йорт юк, йорттан-йортка йөреп яшәргә туры килә. Хезмәт юлын колхозда һәм мәктәптә үткәрә. Биш бала үстергәннәр, бүгенге көндә хәләл җефете Рим абый белән менә инде 58 ел тигез гомер итәләр.
Галия Гыйззәтуллина 1936 елның 21 июлендә шулай ук Ленинград шәһәрендә дөньяга килә. Акыллы һәм тәртипле бала булып үсә. Әмма бернидә сизенмәгән балага сугыш, ачлык кебек әйберләрне үз аша үткәрергә туры килә. Шулай ук чолганышны өзгәннән соң ул гаиләсе белән Тутай авылына кайта. "Сугыш белән чолганып алынган шәһәрдән чыга алсак та, авырлыклар моның белән тәмамланмады. Без күргәннәрне инде бер кемгә дә күрсәтмәсен иде. Дәүләтебезгә рәхмәт, 2014 елны безне барыбызны да Петербург шәһәренә алып барып кайтты. Яшәгән урыннарыбызны карап кайттык, чөнки тормыш мәшәкате белән инде анда барып булмады. Авылда, колхозда бит эш беркайчан да бетми", - ди Галия әби. Ул шулай ук тормыш юлын авылда үткәрә. Дистәләгән еллар сөт савучы булып эшли.
Ленинград чолганышында булган әбиләр икесе дә бер тавышка үзләрен онытмаганнары өчен, гел кадер хөрмәттә яшәткәне өчен район башлыгына рәхмәтен җиткерделәр.
Айрат Аминов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев