Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Бүген Габдулла Тукайның туган көне

Бүген - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Татар шигъриятендә Габдулла Тукай- иң якты йолдыз. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык- безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Тукайның үз милләтенең киләчәге, теле , мәгърифәте, сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән...

Бүген - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Татар шигъриятендә Габдулла Тукай- иң якты йолдыз. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык- безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Тукайның үз милләтенең киләчәге, теле , мәгърифәте, сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән татар баласы булуын һәм татар әдәбиятын дөнья киңлекләренә алып чыккан милли шагыйрь икәнлеген һәрдаим истә тотарга тиешбез. Үлемсез Тукай шигърияте, халык вөҗданы байрагыдай, гасырлардан гасырларга уза, ягъниТукай исән имин чакта ук, болай дип язган: Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь, Габдулладай, Ул- караңгы төндә яктырткан матур , тулган ай. Ул бөек уй, нечкә хис,тәгъризләргә бик бай,- диям. Бар урыннардан аның урынын кадерле, дәү,- диям. Бакыр өчендә көмешләр ялтырап яткан кебек, Ап- ачык, ап- ак булып, тик ак күңел аккан кебек. Күп китапларның арасында аның китаплары Ап -ак нурлар чәчеп, күренеп тора һәр яклары. Укыса халык шигырен аның- истә кала Аның шигыре халыкның күңеленә зур хис сала. Тел яшәсә -ил яшәр ,яшә туган телебез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев