Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Бүген Казанда барлык якташ апаслыларның зур очрашу кичәсе уза

Апас якташлар җәмгыяте оешуга 20 ел тула, ул безнең өчен, туган ягын сөючеләр өчен зур бәйрәм. Шул уңайдан 1 мартта 12 сәгатьтә, "Ак Барс" үзәге залында "Без бит Апас яклары" исемле әдәби-музыкаль кичә уза. Истәлекләр белән яшәүче, очрашуга сусаган, җыр-бию, нәфис сүз яратучы апаслылар, рәхим итегез! "Апас" якташлык җәмгыятенә -...

Апас якташлар җәмгыяте оешуга 20 ел тула, ул безнең өчен, туган ягын сөючеләр өчен зур бәйрәм. Шул уңайдан 1 мартта 12 сәгатьтә, "Ак Барс" үзәге залында "Без бит Апас яклары" исемле әдәби-музыкаль кичә уза. Истәлекләр белән яшәүче, очрашуга сусаган, җыр-бию, нәфис сүз яратучы апаслылар, рәхим итегез!

"Апас" якташлык җәмгыятенә - 20 ЯШЬ!

Һәркемгә туган җире газиз һәм кадерле. Аның шулай икәнлеген дәлилләп, Казандагы "Апас" якташлык җәмгыятенең 15 еллыгына багышланган зур тантанада оешманың шул чордагы президенты Хәлим Гайнуллин болай дигән иде: "Якташлык җәмгыяте - туган җирен, кече Ватанын ихлас яратучы, ата-бабалар каны, маңгай тире тамган изге төбәккә һәрвакыт тартылучы, аны яшәтү-үстерү өчен хәл кадәренчә ярдәм итүче фидакарь кешеләр оешмасы. Ул бүгенге буын белән киләчәктә туачак буыннарны бер чылбырга бәйли, чын патриотлар тәрбияләүдә үзеннән гаять зур өлеш кертә. Һәм кертәчәк тә!"

1993 елның апрелендә үк инде ул чактагы район башлыгы Әгъләм Садретдиновның инициативасы белән Апас районында туып-үскән, Казан, Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән һәм башка шәһәрләрдә яшәүчеләр Казанда якташлар очрашуына җыелалар. Бу очрашуны күренекле журналист, ул чакларда "Шәһри Казан" газетасының баш мөхәррире булып эшләүче Хәлим Гайнуллин җитәкчелегендәге инициатив төркем оештыра. 300ләп кеше катнашкан бу җырлы-биюле җыенда "Апас" якташлык җәмгыятен оештыру турында карар бертавыштан хуплана, һәм җәмгыятьнең беренче президенты итеп Аракчинодагы мех фабрикасы директоры Шәүкәт Кәлимуллин сайлана, соңрак аны Мансур Мифтахов алыштыра.

1995 елның 20 гыйнварында Казан шәһәр администрациясе башлыгы урынбасары боерыгы нигезендә Казанда "Апас" якташлык җәмгыяте (рәисе - Х.А.Гайнуллин) рәсми рәвештә теркәлә. Һәм шул көннән алып, инде менә 20 ел, оешма үзенең эшен Устав таләп иткәнчә, план нигезендә алып бара.

Әйтеп үткәнебезчә, якташлык җәмгыятен 1995-2010 елларда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Шәһри Казан" газетасы, соңрак "Право и жизнь" ("Хокук һәм хәят") журналының баш мөхәррире Хәлим Гайнуллин җитәкләде. Зур оештыру сәләтенә ия Кызыл Тау авылы егете тиз арада Казанда һәм башка төбәкләрдә, илебезнең төрле кыйтгаларында яшәүче якташларын эзләп табып, бер бөтенгә туплады. Республика масштабында да зур танылу алды безнең якташлык җәмгыяте. Элеккеге республика прокуроры Кафил Әмиров, академик Рәшит Исламшин, шул чорларда республика Арбитраж суды рәисе булып эшләгән Рәшит Сәлахов, рәссам-скульптор Фәһим Фәсхетдиновлар сафын тулыландырып, соңрак президиумга Марат Нуриев, Наил Галиуллин, Рафаэль Әфләтунов, Фәрит Сафин, Илгиз Абдуллин, Илсур Хәбибуллин, Рафис Гаптелганиев һ.б. килде. Болар һәркайсы - республика күләмендә танылган, абруй казанган җитәкчеләр, туган якларына хәлләреннән килгәнчә ярдәм итәргә әзер торучы фидакарь затлар. Ел саен диярлек Казанда якташларның традицион очрашулары оештырыла, әдәбият-сәнгать әһелләренең иҗат кичәләре үткәрелә, ветераннарга матди ярдәм күрсәтелә. Апасның үзендә үткәрелүче мөһим чаралар да Казандагы якташлардан башка узмый. Район хакимияте башлыгы Рәшит Заһидуллин әлеге чараларны хуплап каршы ала, һәр яклап ярдәм күрсәтә.

Апас халкы нәрсә белән аерылып тора, дисәләр, эчкерсез, ярдәмчел, кешелекле булулары белән, дияр идем. Хәмит Миңгалиев, Наил Галиуллин, Марат Нуриев, Рәшит Исламшин, Илсур Хәбибуллин, Рафис Гаптелганиев кебек чын ир-егетләре белән. Төрле елларда эшләп киткән районыбыз башлыкларын зурлап искә алу, чакырып кунак итү, җыелып Сабан туена кайту, районда үткәрелә торган төрле чараларда катнашу якташлык җепләрен үзара тагын да ныгыта, якташларны бер-берләренә якынайта.

Бүген Казандагы "Апас" якташлык җәмгыятен алдагы елларда район хакимияте башлыгы булып эшләгән Азат Хәнифәтуллин җитәкли. Ул да - олы ихтирамга лаеклы шәхес.

Гомумән, бердәм халык яши бездә. Якташларыбызның асыл сыйфатларын ачуга биниһая зур өлеш керткән Хәлим Гайнуллинга бик күпләр аеруча рәхмәтле.

Алсу Бикбаева, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев