Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Бүген - коррупциягә каршы Халыкара көрәш көне

9 декабрь - Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне. Шул уңайдан коррупциягә каршы эшчәнлек буенча муниципаль район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Шакировага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек: - Эльмира Фирдүсовна, бу көнне билгеләп үтүнең тарихы нинди? - 2003нче елның 9 декабрендә Мексикада Мерида шәһәрендә үткән Политик конференциядә ришватчелеккә каршы ООН Конвенциясенә 100...

9 декабрь - Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне. Шул уңайдан коррупциягә каршы эшчәнлек буенча муниципаль район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Шакировага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек:

- Эльмира Фирдүсовна, бу көнне билгеләп үтүнең тарихы нинди?

- 2003нче елның 9 декабрендә Мексикада Мерида шәһәрендә үткән Политик конференциядә ришватчелеккә каршы ООН Конвенциясенә 100 дәүләтнең вәкиле кул куя. Конференциянең башлану көне Халыкара ришвәтчелек белән көрәшү көне итеп игълан ителә. Дәүләтләр бу өлкәдә хезмәттәшлекне ныгыту турында килешәләр. 2006нчы елның мартында бу Конвенциягә Россия тарафыннан да кул куелды.

- Бу көнгә карата безнең районда нинди чаралар уза?

- Мәктәпләрдә иншалар, плакатлар, рәсемнәр бәйгеләре, ачык дәресләр уздырыла. Төрле семинарлар, җыелышлар, социаль роликлар күрсәтү дә булачак.

- Ришвәтчелеккә каршы ел дәвамында нинди эшләр башкарыла?

- Ришвәтчелеккә каршы чаралар 2015-2020 елларга исәпләнгән республика һәм муниципаль программаларда каралган. Бу чаралар районда план нигезендә үтәлеп бара. Хокукый актлар кабул итү, аларны экспертиза аша уздыру, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматны интернет сайтына урнаштырып бару, муниципаль эшчеләрне укыту, аларның керемнәре, милекләре турындагы белешмәләрне тикшерү, сайтка урнаштыру, махсус комиссиянең эшчәнлеге, "ышаныч телефоннары", "кайнар линияләр" булдыру кебек чаралар башкарыла.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев