Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Бүген район элемтәчеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Тарихка күз салсак, Апаста беренче, 10 номерлы телефон коммутатор станциясе 1933 елда куела. Чыбыклы телеграф линиясе Казан, Сембердән безнең якларга 1890 елда килә. -Бүген инде Апас районында электр элемтәсе линияләренең гомуми озынлыгы 1 майга барлыгы 1297 километрга җитте. Шуның 149 километры-оптик җепселле иң заманча элемтә кабеле. Кормаш һәм Болынбалыкчы авылларында...

Тарихка күз салсак, Апаста беренче, 10 номерлы телефон коммутатор станциясе 1933 елда куела. Чыбыклы телеграф линиясе Казан, Сембердән безнең якларга 1890 елда килә.

-Бүген инде Апас районында электр элемтәсе линияләренең гомуми озынлыгы 1 майга барлыгы 1297 километрга җитте. Шуның 149 километры-оптик җепселле иң заманча элемтә кабеле. Кормаш һәм Болынбалыкчы авылларында гына әлегә ачык һава элемтә линияләре кулланыла, 1 елда алары да җир астына күчереләчәк. Коллективта эшләүче 33 хезмәткәребезнең һәммәсе үз эшенең чын остасы,-ди җитәкче Илнар Нигмәтҗанов.

-Без бүген барлыгы 4800 абонентыбызга сыйфатлы челтәрле элемтә хезмәте күрсәтәбез. Районда 3500 абонентыбыз Интернеттан файдалана. 1900 апаслы интерактив телевидениене йортка кертелгән гади элемтә, телефон линияләре аша карый,-ди аның урынбасары Дамир Насыйбуллин. - 42 авылда һәм Апаста санлы станцияләр урнаштырылды. Шуларнаң 24-е үзара оптик-җепселле линияләр белән тоташкан. Россиякүләм программа буенча, шәһәр һәм авыл халкына бертөрле үк заманча уңайлыклар булдырылырга тиеш, без анда актив катнашабыз, быел тагын 11 авылда элемтә линияләренә реконструкция үткәрелеп, оптик-җепселле кабельләр гади бакыр җир асты кабель линияләрен алыштырачак.

Кәрәзле элемтә операторлары белән көндәшлек көчле, шуңа да без хәзер халыкка чыбыксыз элемтә хезмәте күрсәтүгә дә алындык. Район териториясендә 10 база станциясе куелды, бу төр кәрәзле элемтәдән инде 500 кеше файдалана, абонентларыбыз ай саен 50-70 кешегә артып бара. Бу төр хезмәтне сайлаучыларга иң заманча LTE-4G мобиль Интернет элемтә тәкъдим ителә. Районда эшләүче башка кәрәзле элемтә операторларының мондый мөмкинлеге юк.

Коллективта эшләүчеләрнең уртача яше бүген 42 яшь туры килә, бу аңлашыла да-заманча технологияләрне белү зур зирәклек, югары белемле булуны сорый. Иң стажлы хезмәткәрләрнең берсе Илгиз Исмәгыйлов, белгечләр Нәфисә Төхвәтуллина, Фәрит Шәфигуллин, Линар Мингалиев, Виталий Комаров, әниле-уллы Ландыш һәм Раил Галиакбәровлар әнә шундыйлардан. Шофер-механизаторлар Рим Зәйнетдинов, Илнур Гайфуллин, Хәмит Нәбиуллин, Зөлфәт Заһидуллин, Рамил Каюмов үз вазифаларын һәрчак җиренә җиткереп башкарырга гадәтләнгән. Компания үткәргән төрле һөнәри осталык, спорт бәйгеләрендә дә апаслылар сынатмый-Илнур Гайфуллин, Раил Вәлиев, Фаил Әхмәров әнә Татарстан данын яклап, Россиякүләм спорт ярышларында да призлы урыннар яулаганнар.

-Бик күпләр Апас тавы өстендәге телеэфир каналларын трансляцияләүче манаралар да безнең карамакта дип уйлап ялгыша. Аның өчен РТРС компаниясенең Тәтеш филиалы җаваплы, телефоны-884373-25-4-05. Өй телефоны, Интернет, "Летай-ТВ" линияләрендә җитешсезлеккә тап булсагыз -125- номерына шалтыратып, зарыгызны җиткерә аласыз. Төзелеш, кыр, җир казу эшләре башлаганчы безгә 21-0-00 аша хәбәргә чыгып, килештерергә онытмагыз, чөнки сыйфатлы һәм ышанычлы элемтә һәркемгә, һәркөнне кирәк!-ди Илнар Нигъмәтҗанов хезмәттәшләрен һәм район элемтәсе ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре-7 май- белән котлап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: интернет