Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Бүген районда “Мәңгелек хәтер” эстафетасы старт алды

Нәкь менә шушы дәүләткүләм әһәмиятле "Бөек Җиңүгә-70 ел!" Бөтенроссия акциясендә һәм "Киң күңелле, нык хәтерле республика" Татарстанкүләм программа буенча район мәктәпләрендә ел башында ук аерым максатчан эш башланды. "Хәтер һәм Җиңү байрагы эстафетасы"нда катнашу хокукын яулау буенча районкүләм бәйге игълан ителде. Аның асылы бик гади-эстафетада катнашучылар райондагы торак пунктлар, мәктәпләр,...

Нәкь менә шушы дәүләткүләм әһәмиятле "Бөек Җиңүгә-70 ел!" Бөтенроссия акциясендә һәм "Киң күңелле, нык хәтерле республика" Татарстанкүләм программа буенча район мәктәпләрендә ел башында ук аерым максатчан эш башланды. "Хәтер һәм Җиңү байрагы эстафетасы"нда катнашу хокукын яулау буенча районкүләм бәйге игълан ителде. Аның асылы бик гади-эстафетада катнашучылар райондагы торак пунктлар, мәктәпләр, Җиңү обелиск-һәйкәлләре, мемориаллар арасында 125 километрлык эстафета дистанциясенә чыга. Иң-иңнәр генә Кызыл Җиңү байрагы күчермәсен һәм Апас районын гәүдәләндерүче герблы флагын эстафета маршрутында саклап йөртү, башкаларга тапшыру хокукын яулый. Комиссия карары буенча бу зур дәрәҗә һәм ышаныч спортта, укуда, төрле бәйгеләрдә җиңүчеләр сафында торучы Апас мәктәбе укучылары Зөлфия Саттарова, Булат Вәлиев, Әмир Заһидуллин, Даниэль Малиновский, Ильнара Дәүләтшина һәм Әхмәт Закировка күрсәтелде. 29 апрельдә район эстафетасының беренче этабы Акхуҗа авылыннан башланып китте. Байраклы йөгерешчеләрне авыл халкы алкышлап, җыр-музыка белән авыл уртасында Татарстан Президенты программасы буенча төзелеп сафка бастырылган яңа авыл Мәдәният Үзәге каршындагы һәйкәл янында каршылады. Аннан эстафета маршруты буенча йөгерешчеләр Сатмыш, Үтәмеш, Кабыккүпер һәм Ындырчы авыларында шундый ук бәйрәм чараларында катнаштылар. 30 апрельдә эстафета Чирмешән мәктәбе авыл Батырлар һәйкәле яныннан башланып, Бакырчы, Кызылтау, Балтай, Дәвеш һәм Коштавылы аша үтәчәк,-ди бу проектның кураторы, район мәгариф бүлеге вәкиле Рамилә Шәвәлиева. 4 майда эстафетаның чираттагы этабына старт кече Болгаер авылында биреләчәк. Байраклы йөгерешчеләр бу көнне Борнаш, Зур Күккүз, Чүрибураш, Йомралы һәм Табар Черкене авыллары аша үтәчәк. 5 майда эстафета маршруты Дәүләки, Морзалар, Каратун, Болынбалыкчы, Биеш авыллары аша билгеләнде. "Бөек Җиңүнең 70 еллыгы һәм Җиңү байрагы" юбилей эстафетасы район Сабантуе аланында сугыш каһарманнары, сугыш чоры балалары хөрмәтенә багышланган зур чарада төгәлләнәчәк. Монысында Апас мәктәбе укучылары, спорт ветераннары белән бергә аграр көллият студентлары да катнашачак.

#добрыйтатарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев