Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Бүген районга Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов килүе көтелә

Үзенең эш сәфәре вакытында министр райондагы урып-җыю эшләренең барышы белән танышачак. Район кырларында бу көннәрдә кызу урак өсте. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район буенча бүгенге көнгә 7215 тоннадан артык бөртек җыеп алынган. Район буенча бер гектардан уртача уңыш - 26,0 центнер. Арышның бер гектарыннан 25,6 центнер,...

Үзенең эш сәфәре вакытында министр райондагы урып-җыю эшләренең барышы белән танышачак.

Район кырларында бу көннәрдә кызу урак өсте. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район буенча бүгенге көнгә 7215 тоннадан артык бөртек җыеп алынган. Район буенча бер гектардан уртача уңыш - 26,0 центнер. Арышның бер гектарыннан 25,6 центнер, көзге бодайдан 26,3 центнер уңыш җыела.

Басуларда 30дан артык комбайн эшли.

Бүгенге көнгә барлыгы 10000 тонна печән, 160 тонна яфраказык хәзерләнгән, 67400 тонна сенаж салынган.

Район буенча бүген бер сыердан уртача 16,4 килограмм сөт савыла. Бу узган елның шул чоры күрсәткеченнән күбрәк. Иң күп сөт Әҗем, Әлмәндәр, Азбаба, Сатмышта. Биредә бер сыердан тәүлегенә 25,9-23,6 килограмм сөт савалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев