Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас студентларының зур бәйрәме

Кабатланмас студент еллары... Кемнәр генә искә алмый, сагынмый икән аны! Ничәмә еллар узгач та, белем йорты сукмагы, имтиханга әзерләнүләр, тулай торак бүлмәсе хәтердә яңара, төшләргә керә. 25 гыйнвар - студентлар көне. Безнең газета укучыларыбыз өчен дә бик истәлекле ул. Хәтер сандыгында ниләр яши?! Райондашларыбыз фикере: Дания Самольянова, өлкән журналист: -...

Кабатланмас студент еллары... Кемнәр генә искә алмый, сагынмый икән аны! Ничәмә еллар узгач та, белем йорты сукмагы, имтиханга әзерләнүләр, тулай торак бүлмәсе хәтердә яңара, төшләргә керә. 25 гыйнвар - студентлар көне. Безнең газета укучыларыбыз өчен дә бик истәлекле ул. Хәтер сандыгында ниләр яши?! Райондашларыбыз фикере:

Дания Самольянова, өлкән журналист:

- Студент чакның күңелле ягы да, кыен чаклары да була. Мисал өчен, зачет, имтихан тапшырулар кулга Диплом алгач та ничәмә еллар төшкә керде. Казанның истәлекле, матур урыннары, көчле укытучылар, шул елларда танышкан яшьлек дуслары белән якын миңа бу мизгелләр.

Лилия Бикчәнтәева, Апас урта мәктәбенең чит телләр укытучысы:

- Студент еллары - яшьлекнең иң матур чоры, бер кайгысыз көннәр. Чит телләр өйрәнү бик үк җиңел булмаса да, әйбәт укырга тырыштым. Шул елларда ук укытучыларым исеменә рәхмәтләр юлланды. Төзелеш отрядлары белән дә йөрдек, концертлар да куйдык. Шушы күңелле, шат тормыш укуның авырлыгын да оныттыра, көннәребез бәйрәмгә тиң иде.

Роза Газимова, хезмәт ветераны:

- Яшь олыгая барган саен, студент еллары ешрак искә төшә. Үткән белән хәзергене чагыштырып карыйсың. Без бер төрле яшәдек, бер төрле ашадык, бер төрле киендек. Тулай торакта бик дус яшәдек. Спорт белән шөгыльләндек, музыка уен коралларында уйнарга өйрәндек. Сагынуларны әнә шулай актив тормыш белән баса идек. Группадагы өч актив студентның берсе идем мин. Хәзер дә яшьлек дуслары белән очрашып торабыз, иң күңелле мизгелләрне сагынып сөйләшәбез. Мисал өчен, беренче курста укыган вакытта, комсомол дружинасы составында тәртип сакларга чыктык. Шунда бер кызга бәйләнүче ирне эләктереп алып, сөйрәп диярлек милиция бүлегенә алып килдек. Үзебезчә кемгәдер булыштык, рәхмәтләр ишеттек дип горурландык. Ә ул безне тикшерүче хокук сакчысы гына булган икән. Соңыннан безнең батырлыкка, кыюлыкка югары бәя куеп, башларыбыздан сыйпап өйгә озаттылар. Ул көннәр бүгенгедәй күз алдында.

Алмаз Тимербулатов, студент:

- Бердәм Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, студент булуым белән чиксез бәхетлемен. Шундый авырлыкларны җиңеп укырга кергәч, әлбәттә инде беренче урынга укуны куям, тырышам. Шулай ук спорт белән шөгыльләнергә дә, уен-көлкегә дә вакыт кала. Күп дусларым Казанда булганлыктан, шәһәргә тиз ияләштем.

Гөлнара Гаязова, хисапчы:

- Бу сессияне уңышлы тәмамласам, икенчесендә тырышыбрак укыр идем дия-дия, биш ел вакыт үтеп киткән. Хәзер менә иң якын дуслар шул елларда калган икән дип уйлыйм. Тулай торакта пешергән ашны бергәләп утырып ашау гына да ни тора иде бит.

Фото:https://www.med.cap.ru/News.aspx?id=783131

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев