Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Бәкедән чыккач кайнар мунча, мәтрүшкәле чәй

Акхуҗа авылында туып үскән Валерий Кудряшов башлангычы һәм күмәк тырышлык белән халык телендә "чувашлар ягы" дип йөртелүче урам уртасында яңа чиркәү 2 ел дигәндә төзелде. Аңа газ-ут кертелде, быелгы Масленица бәйрәменә ачу көтелә. Төп иганәче үзе Яшел Үзән диңгез-елга кораблары төзү заводы санаториясе җитәкчесе булып эшли. Узган якшәмбедә шушы яңа...

Акхуҗа авылында туып үскән Валерий Кудряшов башлангычы һәм күмәк тырышлык белән халык телендә "чувашлар ягы" дип йөртелүче урам уртасында яңа чиркәү 2 ел дигәндә төзелде. Аңа газ-ут кертелде, быелгы Масленица бәйрәменә ачу көтелә. Төп иганәче үзе Яшел Үзән диңгез-елга кораблары төзү заводы санаториясе җитәкчесе булып эшли. Узган якшәмбедә шушы яңа чиркәү янәшәсендәге Имәлле елгасы яр читендә христиан динен тотучылар күрше Кайбыч районы Турминск чиркәвеннән атакай килеп изгеләндергән бәкедә чукындыру дини йоласын үтәделәр. Алар арасында 13-15 яшьлек яшүсмерләр, 50-75 яшьлек ир-ат, хатын-кызлар да бар иде. Беркем дә салкын тидермәде, боз чатнап, суга төшүчеләр дә булмады, барысы да яхшы үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев