Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Бу көннәрдә Апас юлларында 3 мобиль юл чистарту бригадасы тәүлек әйләнәсе эшли

Елның беренче көненнән үк чыккан буран нәтиҗәсендә Апаста юллар кар һәм боз белән капланды. Әйтергә кирәк, тәүлек әйләнәсе юлларны махсус техника ярдәмендә чистарту эше бик актив бара. -Беренче кар төшү белән район аша үтүче 31,5 километрлы федераль һәм 276 километрлы авылара район юлларында 3 мобиль юл чистарту бригадасы тәүлек әйләнәсе...

Елның беренче көненнән үк чыккан буран нәтиҗәсендә Апаста юллар кар һәм боз белән капланды. Әйтергә кирәк, тәүлек әйләнәсе юлларны махсус техника ярдәмендә чистарту эше бик актив бара.

-Беренче кар төшү белән район аша үтүче 31,5 километрлы федераль һәм 276 километрлы авылара район юлларында 3 мобиль юл чистарту бригадасы тәүлек әйләнәсе эшли. 6 КДМ, 3 автогрейдер, 3 МТЗ тракторы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә. Бозлавык булдырмау өчен махсус 1000 тонна реагентлар туплап куйдык. Яңа ел уңышлы, юлларыбыз киң һәм имин, сәфәрләребез күңелле булсын,-ди Апас районара юллар идарәсе баш инженеры Илдар Хәйбуллин.

-Апас урам-тыкрыкларының гомуми озынлыгы 80 чакрымга җыела. Кышкы сезон башланыр алдыннан урамнарны, юлларны кардан чистарту буенча аерым тендер-конкурс игълан иттек. «Сель хозтехника» предприятиесе шартлары һәм бәяләр иң отышлы дип таптык. Һәр көнне Апас-Әнәле урамнары юлларын 6 техника кардан чистарта. Аларга кыенлыклар китереп чыгармас өчен халыкның, кунакларның үз машинасын урам юлында калдырмавын сорыйм,-ди Апас штп башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов.

-Агрофирмага кергән бүлекчәләрнең ферма-машина - трактор парклары, авыл юлларын чистартуга беренче кар төшү белән 35 трактор куелды. Авыл җирлекләре башлыклары белән даими аңлашып эшлибез. Юллар чисталыгы буенча сораулар булса, туры үземә чыгыгыз,-ди агрофирма җитәкчесе Марат Хәсәнов.

Фото:http://rupor.od.ua/news/Odesskie-dorogi-pokrylis-solyu(CHitat)-023448

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев