Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Буа картлар йортында Апас делегациясе

"Без Апасны онытмыйбыз, "Йолдыз" газетасы аша, интернеттан "Апас хәбәрләре"н карап район яңалыклары белән танышып барабыз", - дип күз яшьләре белән каршы алып, озатып калдылар Буа картлар йортында тәрбияләнүче райондашларыбыз. Елдагыча, Яңа ел бәйрәме алдыннан Апас муниципаль район башлыгы Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендәге делегация Буа шәһәрендәге картлар йортында булып, күчтәнәч пакетлар, открыткалар,...

"Без Апасны онытмыйбыз, "Йолдыз" газетасы аша, интернеттан "Апас хәбәрләре"н карап район яңалыклары белән танышып барабыз", - дип күз яшьләре белән каршы алып, озатып калдылар Буа картлар йортында тәрбияләнүче райондашларыбыз. Елдагыча, Яңа ел бәйрәме алдыннан Апас муниципаль район башлыгы Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендәге делегация Буа шәһәрендәге картлар йортында булып, күчтәнәч пакетлар, открыткалар, ирләргә түбәтәйләр, хатын кызларга ак яулыклар бүләк итте. Биредә - 12 язмыш. Безне күргәч бик сөенештеләр, елаштылар. "Безне бер дә онытмыйсыз, гел килеп торасыз", - диештеләр. Район башлыгына бик зур рәхмәтләрен җиткерделәр, гармунда уйнап, җырлап та күрсәттеләр. Һәрберсе аерым-аерым туган авылын, күршеләрен, авылдашларын сорашты. Күргәннәргә сәлам әйтүләрен, үзләре турында сөйләүләрен үтенделәр. Биредә эшләүче хезмәткәрләр дә апаслыларны сабыр, йомшак күңелле, тырыш булулары белән аерылып торуларын әйттеләр. Һәрберсенең үз һөнәре, шөгыле дә бар икән. - Безгә бердәнбер газета килә, анысы да "Йолдыз" газетасы. Эльмирабыз интернеттан Апас яңалыклары белән таныштырып тора. Башка районнар көнләшеп торалар, тагын апаслыларга килгәннәр, безне искә дә алмый диешәләр. Игелекле эшегез сезгә сәламәтлек, эшегездә уңышлар китерсен, - ди картлар йортының социаль эшләр буенча белгече Резедә Мөхәммәтҗанова.

- Райондашларыбызны шундый җылы, чиста бинада, пөхтә итеп тәрбияләгәнегез өчен чын күңелемнән рәхмәт, исәнлек-саулык сезгә, сабырлык, түземлек телим, - диде район башлыгы хезмәткәрләргә. Райондашларыбызга да сәламәтлек, сабырлык, бер-берсен саклап, яклап яшәүләрен, икенче килгәндә дә шулай матур итеп каршы алуларын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев