Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Быел көзге чакырылышта 42 Апас егете хәрби сафка басачак

22 октябрьдә Апаста быел хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр һәм әти-әниләре, дуслары өчен истәлекле вакыйга-солдатка озату тантанасы үткәрелде. -Көзге чакырылышта иңнәренә шинель киячәк 42 ил сакчысын 3 этапта озатачакбыз. 24 октябрьдә беренче 5 яшь апаслы хәрби хезмәткә җибәреләчәк. Калганнарыгыз ноябрь һәм декабрь айларында китәчәк. Апаслылар данына тап төшермичә, исән-имин әйләнеп кайтыгыз,-диде...

22 октябрьдә Апаста быел хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр һәм әти-әниләре, дуслары өчен истәлекле вакыйга-солдатка озату тантанасы үткәрелде.

-Көзге чакырылышта иңнәренә шинель киячәк 42 ил сакчысын 3 этапта озатачакбыз. 24 октябрьдә беренче 5 яшь апаслы хәрби хезмәткә җибәреләчәк. Калганнарыгыз ноябрь һәм декабрь айларында китәчәк. Апаслылар данына тап төшермичә, исән-имин әйләнеп кайтыгыз,-диде район хәрби комиссары Илшат Паймурзин.

Улы Динарны армиягә озатучы картунлы Гөлүсә Миндубаева, Бөек Ватан сугышы ветераны Шәүкәт Хатыйпов, кайнар нокталарда хезмәт иткән Фаил Курамшин, Фәргат Мотыйгуллин яшьләргә үз киңәшләрен бирделәр. Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре концертын кичәгә чакырылучылар бик яратып карадылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов бу көнне кулларына повестка алучы булачак солдатларга истәлекле бүләк-сәгатьләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Солдаты Апастово призыв Апастово