Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Быел районда гриппка каршы түләүсез вакциналар 5800 кешегә ясалачак

«Роспотребнадзор" ның Апас бүлеге җитәкчесе Мәдинә Зарипова белдерүенчә, дәүләт үз гражданнарының сәламәтлеген кайгыртуга игътибарын һәм тармакны финанслау күләмен арттыра. Быел, мәсәлән, гриппка каршы түләүсез ясалучы препаратлар районга узган елга караганда 28 процентка күбрәк кайтарылачак. -Узган елда грипп таралуны кисәтү максатында Россиядә чыгарылган 5000 доза препарат кулландык, - ди районның баш...

«Роспотребнадзор" ның Апас бүлеге җитәкчесе Мәдинә Зарипова белдерүенчә, дәүләт үз гражданнарының сәламәтлеген кайгыртуга игътибарын һәм тармакны финанслау күләмен арттыра. Быел, мәсәлән, гриппка каршы түләүсез ясалучы препаратлар районга узган елга караганда 28 процентка күбрәк кайтарылачак.

-Узган елда грипп таралуны кисәтү максатында Россиядә чыгарылган 5000 доза препарат кулландык, - ди районның баш табибы урынбасары Алмаз Юнысов.- Быел районга дәүләт заказы белән үз илебездә чыгарылган "Гриппол+" һәм "Совигрипп" вакциналары 5800 кешегә ясалачак. Барлыгы 1500 алты ай-җиде яшьлек балалар, 7-18 яшьлек мәктәп, аграр көллият укучыларына "Гриппол+" кадалды инде. Кеше белән еш аралашучы категория эштә эшләүче аерым һөнәр ияләренә бик нәтиҗәле һәм куркынычсыз "Совигрипп" уколы салыначак. Ул иммунитетны арттыра, гриппка каршы уңай нәтиҗә бирә. Бүгенгә районга шул исемдәге 1890 доза вакцина кайтарылды һәм кулланыла башлады.

Фото:http://yandex.ru/clck/jsredir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: здоровое Апастово Грипп в Апастово