Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Быелгы кышкы чорда район юлларын 16 махсус техника кардан арындырачак

Кышкы чорда аларны тәртипләп тору Апас районара юллар төзелеше идарәсе җаваплылыгында. Баш инженер Илдар Хәйбуллин белдергәнчә, бу чор өчен 6 мең тоннадан артык ком-тоз катнашмасы тупланган. Аны юлларга сибү өчен махсус алты КДН автомашиналары көйләнгән. Юллардагы карны чистартуда 16 аерым техника эшли. Сүз уңаеннан, район территориясендә таш түшәлгән, асфальтланган юлларның...

Кышкы чорда аларны тәртипләп тору Апас районара юллар төзелеше идарәсе җаваплылыгында. Баш инженер Илдар Хәйбуллин белдергәнчә, бу чор өчен 6 мең тоннадан артык ком-тоз катнашмасы тупланган. Аны юлларга сибү өчен махсус алты КДН автомашиналары көйләнгән. Юллардагы карны чистартуда 16 аерым техника эшли.

Сүз уңаеннан, район территориясендә таш түшәлгән, асфальтланган юлларның гомуми озынлыгы 250 километрдан артты. Шул исәптән быел 15 километрлык асфальт юллар яңартылды, авылларда 18 километр урам юлларына таш җәелде. Авылара һәм федераль трасса асфальт юлларның гомуми озынлыгы 150 километрдан артык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дороги