Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Чәчәк атучы Татарстанның бер тармак гөле ул Апас

2014 ел йомгаклары буенча Татарстан бишенче тапкыр региональ башкарма властьлар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча беренче урынны яулады. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рейтинг нәтиҗәләре яңгыраган утырышы 2015 елның 7 маенда узды. Нәтиҗәлелеккә төп бәяне төбәкнең икътисади һәм социаль өлкәсендәге үсеш динамикасы билгели. Шулай ук башкарма власть органнарына халык бәясе дә исәпкә алына. Халыкның...

2014 ел йомгаклары буенча Татарстан бишенче тапкыр региональ башкарма властьлар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча беренче урынны яулады. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рейтинг нәтиҗәләре яңгыраган утырышы 2015 елның 7 маенда узды.

Нәтиҗәлелеккә төп бәяне төбәкнең икътисади һәм социаль өлкәсендәге үсеш динамикасы билгели. Шулай ук башкарма власть органнарына халык бәясе дә исәпкә алына. Халыкның җирле үзидарә органнары эшчәнлегеннән канәгатьләнү дәрәҗәсе безнең район буенча 100 процент. Бәя соңгы өч елдагы 11 күрсәткеч буенча куела. Шулай итеп, Татарстан югары күрсәткечләрне саклап кына калмый, барлык социаль-икътисади юнәлешләрдәге үсеше белән дә сөендерә.

Эшчән, тырыш, инициативалы, максатчан халкы белән дан тоткан районыбыз да чәчәк атучы республикабызның бер тармак гөле булып тора, үсеш алуда ныклы адымнар ясый. 20 мең 800 кешене берләштергән Апас районы агымдагы елның беренче кварталында шәһәр һәм авыл халкын берләштергән районнар арасында социаль-икътисади үсеш буенча дүртенче урынны били.

- Социаль үзгәрешләрне камилләштерү, халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшырту, икътисадны тотрыкландыру, мәгарифне, мәдәниятне, сәламәтлек саклауны, спортны, капиталь төзелешне, коммуналь хуҗалыкны, гомумән, районның һәр тармагын үстерү безнең максатчан эшебезнең төп юнәлеше. Тормышны тагын да җитеш итү, керемнәрне арттыру, эш урыннары булдыру, уртача хезмәт хакларын арттыру, кече эшмәкәрлекне җәелдерү безнең киләчәк бурыч. Тырышлык, үсешкә омтылу күрсәткечләрдә, тормыш агышында нык сизелә, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның омтылышы тотрыклылык һәм республиканың үсешен тәэмин итә. Соңгы биш елда Татарстан мөһим социаль-икътисади күрсәткечләр буенча лидер позициясен ныгытты. Монда эре инновацион проектлар үсеш ала.

Буш урында калкып чыккан социаль-көнкүреш биналары күз алдында. Хәзерге вакытта да гөрләп төзелешләр бара. Мисал өчен, Иске Әнәледә клуб, Иске Йомралыда модульле ветеринария пункты, Болынбалыкчыда фельдшер-акушерлык пункты сафка басты. Шулай ук Кызыл Тауда күпфункцияле үзәк, Аюкөйдергәндә клуб төзелә. Апасның "Кояшкай" балалар бакчасында өстәмә төркемнәр ачу өчен бина төзекләндерелә, зурайтыла. Әлмәндәрдә клубны төзекләндерү дәвам итә. Апас урта мәктәбендә зур күләмле эшләр башкарыла. Яңартылган юллар, су һәм ут челтәрләре дә тормыш уңайлылыгының бер чагылышы.

- Якын арада Апас, Иске Әнәле, Идрәз, Олы Болгаер, Әҗем, Каратун, Морзалар, Аюкөйдергән, Үтәмеш, Карамасар, Кызыл Тау, Коштавылы, Шонгаты авыллары эчендә барлыгы 15 чакрым асфальт һәм каты өслекле юл салу планлаштырыла. Ул 150 миллион сумга исәпләнелә. Шулай ук Кызыл Тау, Чирмешән, Борнашта су челтәрләрен төзекләндерү, Коштавылында су скважинасы бораулау күздә тотыла. Күп кенә авылларда электр челтәрләре алмашына. Агымдагы елның гыйнвар-март айларында 68 миллион сумлык төзелеш эшләре барды. 12 мең квадрат метр мәйданда торак кулланылышка тапшырылды, - ди башкарма комитет җитәкчесе.

Тормыш-яшәеш дәрәҗәсен билгеләүче калган күрсәткечләргә дә күз салыйк. Авыл хуҗалыгы җитештерүе, хезмәт хаклары, эшсезлек ни дәрәҗәдә соң?

- Агымдагы елның беренче квартал нәтиҗәләре үсеш һәм тотрыклылык белән бәяләнде. Мисал өчен, районның җитештерү предприятиеләреннән 113 миллион сумлык товар җитештерелгән. Аларның иң зурысы - Каратун ашлык кабул итү пункты. Тере үлчәүдә 665 тонна терлек ите җитештерелде. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 3 процентка артык. Сөт җитештерү күләме 5 процентка артты. Шулай ук мөгезле эре терлек һәм сыерларның баш саны да 1 һәм 4 процентка артык. Җан башына салым һәм салымнан тыш керемнәр 1974 сум исәпләнә, узган елның беренче кварталы белән чагыштырганда 20 процент үсеш күзәтелә. Районда халыкның җан башына акча кереме 2014 елда 11303 сум тәшкил итте, ул узган ел белән чагыштырганда 2 процентка үсте. Урта һәм эре предприятиеләрдәге айлык уртача хезмәт хакы 2015 елның гыйнвар-март айларында 18422 сумны тәшкил итә. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 7 процентка артык.

Барлык финанслау чыганаклары исәбенә төп капиталга инвестицияләр 337 миллион сум тәшкил итте. Бу узган елның беренче кварталына караганда 67 процентка артык. Республикада Апас районы биләгән урын тотрыклы һәм ул шул темпта алга барачак. Бу исә үз чиратында Татарстаныбызның үсешенә саллы өлеш булып тора, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев