Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Чүрибураш авылында гомер итүче Фәһимә әби Баһаветдиновага бүген – 100 яшь

- Гомернең кайсы да агымсудай үтә дә китә икән. Бер гасыр гомер үткәнен дә сизмисең икән ул. Мин тормышның кадерен белеп яшәдем. Авырлыгын да, ваклыкларын да бер сынау кебек кабул иттем. Сабыр гына аларны барысын да җиңеп чыгарга тырыштым. Хәзер дә һәр якты көнгә шөкер кылып яшим, миңа бәхетле картлык...

- Гомернең кайсы да агымсудай үтә дә китә икән. Бер гасыр гомер үткәнен дә сизмисең икән ул. Мин тормышның кадерен белеп яшәдем. Авырлыгын да, ваклыкларын да бер сынау кебек кабул иттем. Сабыр гына аларны барысын да җиңеп чыгарга тырыштым. Хәзер дә һәр якты көнгә шөкер кылып яшим, миңа бәхетле картлык китергән Ходаема мең рәхмәтлемен. Минем өчен якты дөнья рәхәте ул - балаларымны, оныкларымны, оныкчыкларымны янымда күрү, алар бәхете өчен сөенеп яшәү, - ди ул. Фәһимә әбине олы гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы Рәшид Заһидуллин да килде. Ул Фәһимә әбине чын күңеленнән котлап, Рәсәй Президенты В.В.Путинның, Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның Котлау открыткаларын һәм район башлыгының истәлекле бүләген тапшырды.

Бүген чыннан да Фәһимә әби тормышында гаҗәеп зур бәйрәм. Балалар, оныклар, оныкчыклар җыелган зур гаиләдә бүген чиксез шатлык хакимлек итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев